"Ил җитәкчелеге тарафыннан ел ахырына халыкны эш белән тәэмин итү санын 2019 ел дәрәҗәсенә җиткерү бурычы куелды. Республика бу бурычны уңышлы башкарып чыкты", - диде Премьер-министр Андрей Назаров.
Уртача алганда, үткән елда эшсезлек дәрәҗәсе 1993 елдан бирле иң түбәне булган – 4,3 процент (Халыкара хезмәт оешмасы методологиясе буенча). Шул ук вакытта бүген һәр эшсезгә 2 вакансия туры килә. Катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, узган елда уртача хезмәт хакы 7,5 процентка артты.
"Быел халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм буенча федераль чараларга өстәмә рәвештә без эшсезләрне грантлар бирү юлы белән үз эшләрен ачуга стимуллаштыру программасын кертергә тиеш. Ә тиз арада эшкә урнашу өчен Экспресс-яңадан әзерләү үзәкләре булдырырга тиеш", - диде Андрей Назаров.
фото: ria.ru