"Кагыйдә буларак, алар социаль хезмәтләргә даими мохтаҗ. Узган ел нәтиҗәләре буенча 44 меңнән артык өлкән кеше һәм инвалид социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында социаль хезмәтләр алды», — дип билгеләп үтте ул.
Андрей Назаров, аларның 8 меңнән артыгына бүгенге көндә - стационар учреждениеләрдә, ә 28 меңенә дәүләтнеке булмаган социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында хезмәт күрсәтелә, дип өстәде.
Моннан тыш, Андрей Назаров сүзләренә караганда, социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре белән бизнес-берләшмә дә кызыксына.
"Иглин районының Пушкинское авылында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен стационар хезмәт күрсәтүнең дәүләтнеке булмаган пансионатын төзү буенча былтыр 29 декабрьдә имзаланган концессия килешүе реаль үрнәк булып тора. Концессионер - "Бәхетле МИН" өлкән яшьтәге кешеләр өчен ял итү һәм аларны карау үзәге, - дип хәбәр итте Премьер-министр.
Фото: Башинформ