+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
1 апрель 2022, 07:50

Хезмәт базарына ярдәм күрсәтелә

Башкортстанда хезмәт базарына ярдәм, вакытлыча эш белән тәэмин итүне, җәмәгать эшләрен оештыру һәм гражданнарны яңадан укыту өчен 895 миллион сум акча тотылачак.

Хезмәт базарына ярдәм күрсәтелә
Хезмәт базарына ярдәм күрсәтелә
Аларның 886 миллион сумы санкция басымы шартларында мәшгульлекне саклау өчен федераль бюджеттан бүлеп бирелгән.

Дәүләттән ярдәмне предприятиеләрдә эш белән тәэмин итүне саклап калырга омтылучы һәм җәмәгать эшләрен оештыру, хезмәткәрләрнең һөнәри белеме, шулай ук хезмәткәрләрне вакытлыча эшкә урнаштыру вакытында эш урыннарын матди-техник яктан тәэмин итү белән бәйле чараларны гамәлгә ашыручы эш бирүчеләр алачак. Төбәк эш бирүчеләренең хәле алар тарафыннан бирелгән «Русиядә эш» бердәм санлы платформасында (ЕЦП) күзәтелә.

- Мониторингта Башкортстан Республикасының барлык эш бирүчеләрен, эшчеләрен, эштән азат итү-итмәүгә, тулы булмаган эш белән тәэмин итүгә яки «удаленка»га карамастан, колачларга кирәк. Бу республика эш бирүчеләренең хәле турындагы барлык картинаны күрү, ихтимал булган хәвефләргә оператив рәвештә җавап бирү һәм мохтаҗларга вакытында ярдәм итү өчен кирәк, - дип мөрәҗәгать итте Башкортстан компанияләре җитәкчеләренә гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

ЕЦПда шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре хезмәткәрләре тарафыннан эш бирүче өчен белешмәләр бирү мөмкинлеге дә бар.

Фото: правительстворб.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: