Русиядә ана капиталының 5 процентына кадәр сумманы акчалата бирергә рөхсәт итмәкчеләр, дип яза «Известия».
Мондый закон проектын Дәүләт думасына карауга язгы сессиягә кертү планлаштырыла, дип сөйләде аны әзерләүчеләрнең берсе, Думаның Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая.
Акча "гаилә ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен билгеләнгән товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алу чыгымнарын компенсацияләүгә" тотылачак - мондый ихтыяҗларның исемлеге хөкүмәт тарафыннан расланырга тиеш. Аңлатма язуы нигезендә, компенсация ана капиталының бер өлешен төп юнәлешләрнең берсенә кулланган гаиләләргә генә түләнәчәк. Акча бер тапкыр биреләчәк.
"Еш кына ана капиталының төп юнәлешләргә файдаланылмаган өлеше еллар буе саклана. Кешеләрнең закон буенча билгеләнгән бөтен әйберне алу мөмкинлеге булуы мөһим", - дип аңлатты Буцкая.
Фото: кп.ру