+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
18 апрель 2022, 09:31

Андрей Губинны дүрт бүлмәле фатирыннан куалар

Ул 1974 елның 30 апрелендә Уфада туып үскән. Русия эстрадасы йолдызы булган якташыбыз бүген авыр хәлдә.

Андрей Губинны дүрт бүлмәле фатирыннан куалар
Андрей Губинны дүрт бүлмәле фатирыннан куалар

90нчы елларда популяр җырчы Андрей Губин инде күп еллар неврологик аномалия белән бәйле авырудан җәфа чигә. Аңа тынычлык кирәк, тик моның урынына ул үз йортыннан китәргә мәҗбүр. Андрей даны киң таралган чорда сатып алган дүрт бүлмәле апартаментларда яши. Тик хәзер музыкант арендага бер бүлмәле фатир эзли, чөнки шау-шулы күршеләре аңа яшәргә ирек бирми. Җырчыга тынычлык кирәк, чөнки чит тавышлар аның сәламәтлеген начарайта.

- Хәзер берүзем яшим. Һәр көнне нинди дә булса әшәкелек килеп туа. Фатирым яхшы, әмма күршеләрем шау-шу куптара. Алар бик ямьсез тавышлар белән кычкырып җырлый, ә син аларны тыңлап утырасың. Күралмыйм! - дигән Губин ТВЦ каналында.

Соңгы елларда артист Мисырда яшәгән. Андрей күптән сәхнәдән киткән, ул чыгыш ясамый һәм яңа җырлар язмый. Шуңа да карамастан, аның авторлык хокукларыннан алган акчасы дөнья буйлап сәяхәт итәргә дә җиткән.

- Әлбәттә, сәхнәгә кайтырга уйлар бар иде. Ашыйсы да килә бит. Бердәнбер фатирымны сатарга дип уйлаганым бар. Хәзер телевидениегә барып, интервьюлар бирүгә калдым, Анда мин элегрәк эшләгән акча белән чагыштырганда, зур булмаган суммаларны түлиләр. Йөзәр мең сум. Тик ничек кенә булмасын, ул бераз пычрак акча. Мин аңлыйм, анда миңа икейөзле булырга, уйнарга туры киләчәк. Ә мин хәзер андый хәлдә түгел, - дип сөйли артист.

Чире бик куркыныч. Аның тәүлек әйләнәсенә тәне авырта, тешләре төшкән, чәчләре коела. Бу чиргә дәва юк.

Байлык - бер айлык, дигәннәре шушыдыр...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: