+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
28 апрель 2022, 10:30

Өлкәннәр өчен пансионат ачылачак

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен пансионат булдыру буенча инвестпроект «Күмертау» алгарышлы социаль-икътисади үсеш зонасында теркәлде.

Русия Икътисади үсеш министрлыгы «Кровля» җәмгыятен «Күмертау» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары реестрына кертте.

Компания өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга даими һәм вакытлыча хезмәт күрсәтү өчен «Лесная опушка» пансионаты оештырырга планлаштыра.

Бу хакта төбәк Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов хәбәр итте.

- Санкцияләр һәм чикләүләр белән бәйле хәлгә карамастан, без Башкортстанның ТОСЭРына инвесторлар җәлеп итүне планлы рәвештә дәвам итәбез. Әлеге проектны тормышка ашыру өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга оештырылган ял, көнкүреш, медицина, психологик ярдәм күрсәтү исәбенә социаль актив булып калу мөмкинлеге бирүдән гыйбарәт, бу, ахыр чиктә, гомер озынлыгының артуына тәэсир итәчәк. Проект буенча инвестицияләрнең гомум күләме 242 миллион сумнан артык булачак, - диде Рөстәм Моратов.

Пансионатның гомум сыйдырышлыгы 75 койка-урын тәшкил итәчәк, аларның 25 койка-урынын закон нигезендә мохтаҗ дип танылган гражданнарга (республика бюджетыннан финанслау) һәм 50 койка-урынны түләүле нигездә бүлеп бирү планлаштырыла.

Проектны тормышка ашыру срогы - 2022-36 еллар, ул тулысынча гамәлгә куючылар исәбенә гамәлгә ашырылачак.

Фото: Башинформ

Өлкәннәр өчен пансионат ачылачак
Өлкәннәр өчен пансионат ачылачак
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: