-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
28 апрель 2022, 11:50

Тиздән пособие һәм пенсияләр артачак

Владимир Путин пенсияләрне һәм социаль пособиеләрне индексацияләү буенча карарның тиз арада кабул ителүен белдерде.

Тиздән пособие һәм пенсияләр артачак
Тиздән пособие һәм пенсияләр артачак

Русия Президенты Владимир Путин парламентка пенсияләрне һәм барлык социаль пособиеләрне индексацияләү механизмнарын эшләргә кушты.

"Якын арада пенсияләрне, барлык социаль пособиеләрне, шулай ук бюджет өлкәсендә эшләүче белгечләрнең хезмәт хакын индексацияләү буенча конкрет карарлар кабул ителәчәк. Әлеге адымны гамәлгә ашыру өчен парламентарийлардан барлык кирәкле төзәтмәләрне һәм хокукый механизмнарны җентекләп эшләүләрен сорыйм", — диде дәүләт башлыгы Закон чыгаручылар советы утырышында.

Моңа кадәр Путин Хөкүмәткә бу мәсьәлә буенча 20 апрельгә кадәр тәкъдимнәр әзерләргә кушкан иде.

Билгеле булуынча, 1 апрельдән Русиядә социаль пенсияләр 8,6 процентка индексацияләнде. Бу дүрт миллион кешегә кагылды.

 
 
Фото: pnp.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: