+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
6 Май 2022, 11:35

Пенсияләр автоматик режимда арттырылачак

Русия пенсионерларының пенсияләрен индексациялиләр. Ничә процентка?

Пенсияләр автоматик режимда арттырылачак
Пенсияләр автоматик режимда арттырылачак
Бу сигез-тугыз процент булыр дип көтелә, дип хәбәр итте «Мәскәү 24» телеканалы белән әңгәмәдә Дәүләт думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб.

Шул ук вакытта гражданнардан түләүләр күләмен арттыру өчен бернинди гамәлләр дә таләп ителми, дип билгеләп үтте депутат.

«Гражданнарга түләүләрне индексацияләү өчен гариза язарга кирәкми, чөнки болар барысы да актив режимда башкарылачак. Бүген Пенсия фонды санлы мөмкинлекләргә ия һәм өстәмә рәвештә нинди дә булса гаризалар җыймый. Барысы да автомат режимда эшләнәчәк», — дип аңлатты Бессараб.

Аның сүзләренә караганда, әлегә түләүләрнең төгәл күләмен Дәүләт думасының профильле комитетларында һәм Хөкүмәттә тикшерәләр.
«Сигездән ун процентка кадәр күләмдә карала. Бу, якынча, тугыз процент булачак", - диде парламентарий.

Элегрәк Русия Президенты Владимир Путин парламентка пенсияләрне һәм барлык социаль пособиеләрне индексацияләү механизмнарын эшләргә кушты. Дәүләт башлыгы Хөкүмәтне бу мәсьәлә буенча тәкъдимнәр әзерләргә чакырды.

Фото: "ria new"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: