-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
7 Май 2022, 21:35

Социаль объектлар — игътибар үзәгендә

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Урал аръягына эш сәфәре барышында Баймак районының социаль объектлары төзелеше барышын тикшерде.

Социаль объектлар — игътибар үзәгендә
Социаль объектлар — игътибар үзәгендә

Сәфәрнең беренче нокталарыннан берсе — Иске Баймак авылында 375 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбенең төзелеш мәйданы булды.
- Кызганычка каршы, объектларга конкурс процедуралары аша төрле сәбәпләр аркасында үз бурычларын үти алмаган подрядчылар да керә. Иске Сибайдагы бу мәктәп нәкъ менә шундый подрядчылар килгән, алар бу объектны да, башкаларны да үти алмаган. Подрядчыны алыштырырга, барлык конкурс процедураларын яңадан үткәрергә туры килде, вакыт сузылды. Өстәвенә, алар сарыф иткән акчаларның бер өлешен банк гарантиясе аша түләттерергә туры килде, дәгъва эше әле алар белән бара. Әмма иң мөһиме —бу түгел. Иң мөһиме — бу объектны вакытында тапшырмадык, ә авыл халкына вәгъдә иттеләр, һәм шуңа күрә быел без бу объект файдалануга тапшырылачак дип килештек, – дип билгеләп үтте Премьер-министр.
Андрей Назаров хәбәр иткәнчә, объектта эшләрне тизләтү өчен субподрядчы – «Башеврокуб» компаниясе җәлеп ителгән, ул әлеге мәктәп төзелеше күләмнәренең бер өлешен үз өстенә алачак.
Чираттагы объект — Баймакта төзелә торган 300 кешегә исәпләнгән балалар поликлиникасы булды. Хәзерге вакытта объектта 3 катка түшәм җәю эшләре бара, инженер челтәрләре үткәрелә. Республиканың сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Азат Рәхмәтуллин сүзләренә караганда, балалар поликлиникасының шундый ук проекты Туймазы шәһәрендә уңышлы тормышка ашырылган инде.
Шулай ук Андрей Назаров Темәс авылында бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексының төзелеш мәйданчыгында булды. Премьер-министр кызыксынган оешмаларга объекттагы эшләрне финанслау һәм яңарту мәсьәләсен хәл итәргә кушты.
Баймак поликлиникасы турындагы фикерләрен Андрей Назаров социаль челтәрдә пост итеп урнаштырган: https://vk.com/wall555400080_501

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: