+29 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
11 Май 2022, 22:38

8-17 яшьлек балаларга түләүләр бирелә башлады

Ул нинди гаиләләргә каралган?

8-17 яшьлек балаларга түләүләр бирелә башлады
8-17 яшьлек балаларга түләүләр бирелә башлады

Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин 8-17 яшьлек балалары булган аз керемле гаиләләргә яңа түләүләр башлану һәм русиялеләрнең 3,5 миллион балага 2,5 миллионнан артык гариза тапшыруын хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, әлеге социаль ярдәм чарасы Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән кертелгән иде.

- Бу матди ярдәм гаиләләргә кирәк. Ата-аналарга өстәмә белешмәләр юллау да кирәк түгел. Тиешле барлык мәгълүматларны дәүләт мәгълүмат системаларыннан алалар, - диде Башкортстан Республикасының гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Түләү билгеләү кагыйдәләре 3-7 яшькә кадәр балаларга пособие билгеләгәндәге кебек үк. Ягъни түләү күләме балага төбәк яшәү минимумыннан 50, 75 яки 100 процент тәшкил итәчәк. Башкортстан Республикасында бу - 5339,5 сумнан 10679 сумга кадәр. Шул ук вакытта: балалар өчен яшәү минимумының 50 проценты - түләүнең база күләме (5 339,50 сум); балалар өчен яшәү минимумының 75 проценты (8 009,25 сум) гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумына җитмәгән очракта билгеләнә; балалар өчен яшәү минимумының 100 проценты (10 679 сум) балага төбәк яшәү минимумының 75 проценты күләмендә пособие билгеләнгәндә гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта билгеләнә.
Мохтаҗлыкка комплекслы бәя бирүче гаиләдә 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге берничә бала булса, пособие аларның һәркайсына билгеләнә.

Фото: chr.mk.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: