+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
11 Май 2022, 12:40

Башкортстанда озын гомерлеләр арта

Оператив киңәшмәдә гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова «Башкортстанда озын гомерлелек» проектын тормышка ашыру барышы турында сөйләде.

Башкортстанда озын гомерлеләр арта
Башкортстанда озын гомерлеләр арта

Узган ел, эпидемиологик ситуациягә бәйле кыенлыкларга карамастан, проектка җәлеп ителгән гражданнарның гомум саны 500 мең кеше тәшкил иткән, диде министр.

"Башкортстанда озын гомерлелек" проектының мөһим өлеше - укыту. 2021 елда якынча 2,5 мең граждан «Өченче буын университеты» программасы кысаларында яңа белем һәм күнекмәләр алган, финанс, хокукый, санлы, компьютер грамоталылыгы курслары узган, "Зирәк күнекмәләр" төбәк чемпионатында 72 кеше катнашты.

Пенсионерлар арасында иң популяр юнәлешләрнең берсе булып туризм кала. Өлкән буын гражданнары арасында “Уфа кунакларны каршы ала”, “Бөре — тарих һәм хәзерге заман”, “Красноусольскиның изге чыганакларына”, “Геопарк Торатау” һәм башка программалар яхшы бәя алган.

Радий Хәбиров программаны финанслауны арттырырга кушуы турында искә төшерде. Аны өч тапкыр арттырганнан соң, сумма 16 миллион сумга җитәчәк.

"Мәләвез районының Воскресенское авылындагы гыйбадәтханә яңадан тергезүне таләп итә. Район башлыгы төзекләндерү программасын тәмамлар дип өметләнәм. Бу безнең республиканың туристлык энҗеләренең берсе булачак, анда кешеләрне йөртергә кирәк", — диде республика Башлыгы. Ул, шулай ук, Бакалы районында Богабаш Богородица-Одигитрий монастыре нигезендә дини-мәгърифәт үзәге төзелешенә игътибар итәргә кирәклеген билгеләп үтте. «Ял көннәрендә хатыным белән Богабаш монастырена бардык, - дип уртаклашты төбәк җитәкчесе. - Уникаль урын, уникаль икона, барысына да кызыклы. Бу монастырьны графикка кертегез. Анда туристлар, хаҗилар бик күп».

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: