Сүз бу елның февралендә эштән китүчеләр турында бара.
Түләүләр автомат рәвештә арта, гариза бирергә кирәкми. Моннан тыш, 1 июньнән туендыручысын югалту буенча страховка пенсиясен исәпләү тәртибен үзгәртә торган закон үз көченә керә.
Атап әйткәндә, балигъ булмаган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мондый түләү хокукы 1 сентябрьгә кадәр саклап калыначак. Әгәр чыгарылыш сыйныф укучысы алга таба укырга ниятләсә, аңа 23 яшькә кадәр пенсия түләячәкләр, ә гариза язарга кирәкми.
Фото: pressa40.ru