+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
16 Май 2022, 21:26

Аларны дәүләт кайгырта

Быел Башкортстанда ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга 73 торак бинаны ремонтлау планлаштырыла.

Аларны дәүләт кайгырта
Аларны дәүләт кайгырта

- Әлеге социаль ярдәм чарасы үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Ул торак биналарның сакланышын тәэмин итәргә, шулай ук, киләчәктә аны даими яшәү өчен яраксыз дип тану, яки санитар, техник кагыйдәләргә һәм нормаларга туры килмәүне булдырмый калырга мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Былтыр ул җитәкләгән ведомство башлангычы буенча ятим балаларның торак биналарына ремонт үткәрү чыгымнары 50 меңнән 150 мең сумга кадәр артты.

Ятимнәр 18 яше тулгач, бер тапкыр әлеге дәүләт хезмәтеннән файдалана ала.

Ремонт үткәрү өчен түбәндәге документлар булу нигез булып тора:
- "Торак бинаны яшәү өчен яраклы һәм ремонтланырга тиешле дип тану турында" ведомствоара комиссия бәяләмәсе;
- торак бинаны, аның ремонтланырга тиешле нигезләрен күрсәтеп, тикшерү акты.

Ремонт эшләрен башкаручыны (подрядчыны) Русия Федерациясе законнары таләпләре нигезендә урындагы үзидарә органы билгели.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: