+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
17 Май 2022, 08:20

"Түзәргә генә кирәк..."

Социаль хезмәт күрсәтү һәм халыкны яклау линиясе буенча мөрәҗәгатьләр саны, узган атнадагы белән чагыштырганда, 578гә арткан. Гомум саны — 1023.

"Түзәогә генә кирәк..."
"Түзәогә генә кирәк..."

Нигездә, кешеләр балалар өчен түләүләр белән кызыксына. Бу хакта кичәге оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгының соцаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Черенков хәбәр итте.

Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова сүзләренә караганда, мондый хәл техник сәбәпләр аркасында килеп чыккан. "Апрель ахырында бездә программа белән тәэмин итүдә авария булды. Шуңа бәйле рәвештә 3-7 яшьлек балаларга түләү буенча 20 меңгә якын мөрәҗәгать җыелган. Хәзер алар буенча актив эш алып барыла. Түзәргә генә кирәк", - диде Ленара Иванова.

Моннан тыш, Дмитрий Черенков сүзләренә караганда, 9 майдан 15 майга кадәр вакытта халыктан юлларга (+263, барлыгы - 623) һәм төзекләндерүгә (+10, барлыгы - 538) зарланган шикаятьләр саны арткан. Чүп-чар һәм чүплекләр белән бәйле мөрәҗәгатьләр саны кимегән.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: