- Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы республиканың башка ведомстволары белән берлектә вакытлыча урнаштыру пунктларында яшәүче мәҗбүри күченүчеләрнең проблемаларын хәл итә.
Бүгенге көндә вакытлыча урнаштыру пунктларында вакантлы эш урыннарының өч ярминкәсе оештырылган. Аларга 130дан артык дәгъва кылучы килде. ЛНР, ДНР һәм Украинадан күченүчеләр арасында бик күпләр безнең республикада яшәргә һәм эшләргә тели. Аларның 25е Башкортстан оешмаларына эшкә урнаштырылды да инде.
Без хезмәт ресурслары белән кызыксынабыз һәм халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтләре белән берлектә бу юнәлештә тыгыз эшлибез. Кайда гына яшәсәләр дә, без аларга ярдәм итәргә телибез. Шуңа күрә барлык коллектив белән дә парламентарийларның игелекле гамәлен хупларга булдык, - дип шәрехләде Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар:
https://op.bashkortostan.ru/presscenter/news/453994/
Фото: m.vk.com/mintrudrb