Социаль мәсьәләләрне хәл итүнең беренче форумы Милли социаль башлангычны - социаль өлкәдә хезмәт күрсәтү һәм сервисларның сыйфатын яхшыртырга һәм гражданнарның канәгатьлеген арттырырга мөмкинлек бирүче механизмны гамәлгә ашыру кысаларында узачак.
Форумны оештыручылар - Стратегик башлангычлар агентлыгы (СБА), Президент грантлары фонды һәм Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте. Форумда төрле тормыш хәлләрендә гражданнарга ярдәм итүнең яңа модельләре эшләнәчәк. Чара кысаларында төбәкләр өчен бердәм социаль сәясәт механизмнарын, бердәм социаль стандартны эшләү планлаштырыла.
Катнашучылар өчен форум мәйданчыгында 4 ачык локация оештырылачак, анда форумда катнашучылардан тәкъдимнәр җыю һәм башка экспертлар белән дискуссияләр үткәрү күздә тотыла. Президент грантлары фонды генеральный директоры Илья Чукалин форумда очрашулар файдалы булыр, дигән ышаныч белдерде. Хезмәттәшләр белән аралашу профессиональ ярдәм бирәчәк, яңа шартларда тизрәк ориентлашырга, процессларны җайга салырга һәм коммерциягә карамаган оешмаларның, дәүләтнең һәм бизнесның үзара хезмәттәшлегенең яңа ысуллары турында уйларга ярдәм итәчәк.
Форумда шулай ук мәктәп укучыларының һөнәри үзбилгеләнеше, инклюзив белем бирүне үстерү һәм инклюзия өлкәсендә уңышлы бизнес-практика мәсьәләләре каралачак.