+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
24 Май 2022, 20:20

Яшьләргә эш булсын!

26 майда Уфада "Яшьләргә - эш!» шәһәр вакансияләр ярминкәсе үтәчәк.  

Яшьләргә эш булсын!
Яшьләргә эш булсын!

Яшьләрне эшкә урнаштыру буенча масштаблы акция уздыру мәйданы Уфаның «Арт-Квадрат»ы булачак. 30дан артык эш бирүче эш эзләүчеләргә 160тан артык вакансия тәкъдим итәчәк, алар хезмәт тәҗрибәсе булмаганнарны да эшкә урнаштыру мөмкинлекләрен карарга әзер.

Анда катнашу өчен Башкортстанның 36 югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары һәм аны тәмамлаучылар чакырылган.

- Ярминкәгә актив эш эзләүче һәм укудан буш вакытта эшләүче яшь кешеләрне көтәбез. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге студентларга һәм чыгарылыш курс студентларына эш бирүчеләрдән вакансияләр тәкъдим итәчәк. Болар, гадәттәгечә - җәмәгать туклануы предприятиеләре, эре сәүдә ритейлерлары, предприятиенең стрит-фуды, шулай ук безнең заводларның - республиканың эре эш бирүчеләренең вакансияләре.

Егет-кызларның Русия студентлар отрядларының Башкорт республика бүлеге, Яшьләрнең мәшгульлегенә ярдәм итү үзәге вакансияләре белән танышу мөмкинлеге дә булачак, - ди һөнәри белем һәм юнәлеш бирү бүлеге башлыгы.

Бу хакта тулырак: mintrud.bashkortostan.ru/presscenter/news/456611/

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: