+20 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Социаль өлкә
25 Май 2022, 16:03
Пособиеләр турында мәгълүматны каян алырга?
24 майда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлеге, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министрлыгы һәм ЦУР хезмәткәрләре катнашлыгында 3 яшьтән 7 яшькә кадәр һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар өчен айлык акчалата түләүләр бирү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Пособиеләр турында мәгълүматны каян алырга?
- Бүген 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр 88,5 мең бала һәм 8 яшьтән алып 17 яшькәчә булган 63 мең баланың әти-әниләре 1 миллиард сумнан артык пособие алган инде, - дип билгеләп үтте Лира Игтисамова.
3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар өчен пособие турында тулырак мәгълүмат белән Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы рәсми сайтының махсус бүлегендә танышырга була. Бүлеккә сылтама:
https://mintrud.bashkortostan.ru/activity/21441/
8 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар өчен яңа пособие турында тулырак мәгълүмат белән Русия Пенсия фондының махсус бүлегендә танышырга мөмкин. Бүлеккә сылтама:
https://pfr.gov.ru/grazhdanam/8_to_17_years
Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Автор:
Ример Насретдинов
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"