Татар Саскүле авылында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Игелекле йорт» пансионаты 1500 квадрат метр мәйданлы элекке мәктәп базасында урнашкан. Биредә 32 койка-урын булдырылган, 17се закон нигезендә мохтаҗ дип танылган гражданнарга һәм 15е коммерцияле койка-урын булачак. Мохтаҗлар категориясенә кертелгән гражданнар өчен бюджет урыннарын финанслау күләме ел саен 2,9 млн. сум тәшкил итәчәк.
Концессионер тарафыннан 7,5 млн. сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителгән һәм килешү нигезендә бинаны реконструкцияләү һәм җиһазлар белән тәэмин итү буенча йөкләмәләр үтәлгән. Концессия килешүе объект – элекке мәктәп бинасын түләүсез файдалануга, җир участогын ташламалы арендага бирү шартларында 25 ел срокка төзелде.
- Койкаларның бер өлеше республика бюджетыннан финансланачак һәм мохтаҗларга (законнар нигезендә) биреләчәк, бер өлеше түләүле нигездә булачак. Мондый проектлар, барыннан да элек, югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү алырга теләгән кешеләр проблемасын хәл итә. Безне барыннан да бигрәк яңа эш урыннары булуы шатландыра. Яңа пансионатта башлангыч этапта 13 эш урыны булдырылган, - диде Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Фото: правительстворб.ру