+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
26 Май 2022, 09:00

Пенсияләр һәм пособиеләр 10 процентка арта

Русия Президенты эшләмәүче пенсионерларга пенсияләрне, минималь хезмәт хакы күләмен һәм яшәү минимумын 10 процентка индексацияләүне раслады.

Пенсияләр һәм пособиеләр 10 процентка арта
Пенсияләр һәм пособиеләр 10 процентка арта
Пенсияләр һәм яшәү минимумы 1 июньнән арттырылырга тиеш. Яшәү минимумы күләме ил буенча уртача 12 919 сумга җитәчәк. Минималь хезмәт хакы 1 июльдән ил буенча уртача 15 278 сумга кадәр артачак. Ел нәтиҗәләре буенча Русиядә инфляция 15 проценттан артмаячак, дип билгеләп үтте Президент.

Моннан тыш, дәүләт башлыгы балалары булган хәрби хезмәткәр-хатын-кызларга ярдәмне ике тапкыр арттырырга вәгъдә бирде, ул 30 000 сумнан артык тәшкил итәчәк.

Владимир Путин март урталарында хезмәт хакын һәм яшәү минимумын арттыру, пенсияләрне, бюджеттагыларның хезмәт хакларын һәм башка социаль түләүләрне индексацияләү чараларын тәкъдим итәргә кушты.

«Бәяләрнең артуы кешеләрнең керемнәренә китереп сукты, шуңа күрә якын арада барлык социаль түләүләрне арттыру буенча карар кабул итәчәкбез. Ассызыклап китәм: ел нәтиҗәләре буенча агымдагы катлаулы ситуациядә дә безгә ярлылык һәм тигезсезлек дәрәҗәсен киметүгә ирешергә кирәк», — диде Президент.

фото: oepress.ru  

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: