Утырыш башында дәүләт башлыгы 2022 елның 1 июненнән хезмәткә түләүнең, яшәү минимумының һәм пенсия түләүләренең минималь күләмен 10 процентка арттыру турында игълан итте. Ул искәрткәнчә, 1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның социаль пенсияләре 8,6 процентка индексацияләнгән инде. Шулай итеп, узган ел дәрәҗәсенә карата пенсияләр күләме 19,5 процент тәшкил итәчәк, бу бәяләрнең үсеш дәрәҗәсеннән артып китә.
– Инфляция үсеше, экспертлар бәяләвенчә, акрынайды, - дип билгеләп үтте Владимир Путин. – 2022 ел нәтиҗәләре буенча без моннан чыгабыз – ул 15 проценттан артмаячак.
Русия Президенты, хезмәт хакларының алга таба үсеше сәясәтен эзлекле рәвештә алып бару мөһим, дип өстәде.
– Безнең төп бурыч – гражданнарның керемнәре яшәү минимумыннан сизелерлек артсын өчен, минималь хезмәт хакын киләчәктә дә арттыру, – диде Владимир Путин.
Утырышта катнашучылар халыкның төрле категорияләренә, аерым алганда, аз керемле һәм күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын киңәйтү буенча инициативалар һәм тәкъдимнәр турында фикер алыштылар. Аларны 24-25 майда узган губернаторлар корпусы вәкилләре катнашында узган семинар-киңәшмә нәтиҗәләре буенча формалаштырдылар. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.
- 2018 елдан башлап, дәүләт һәм безнең Президентыбыз тарафыннан балалы гаиләләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелде. Бу бик күп түләүләр. Хәзер 8-17 яшькә кадәр балалар өчен түләүләр бара, - дип белдерде Радий Хәбиров, утырыштан соң журналистлар сорауларына җавап биреп. - Әмма бүген иң мөһиме - эшләмәүче пенсионерларга пенсияләрне 10 процент арттыру турында структуралы карар. Бу яхшы ярдәм. Шулай ук минималь хезмәт хакы, яшәү минимумы да арта. Ни өчен яшәү минимумы мөһим? Чөнки аңа берничә түләү бәйле. Ягъни бу карар аркасында өстәмә түләүләр алучы кешеләр саны артачак.
Һәрвакытта, бигрәк тә кыенлыклар булганда, моңа аеруча мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә кирәк. Ә бу, барыннан да элек, балалары булган гаилә. Нәкъ менә шуларга бүген төп басым ясалды.
Дәүләт Советының эшче төркеме буенча кайбер коллегаларыбыз семинар-киңәшмә кысаларында формалаштырылган тәкъдимнәрне билгеләде. Ике көн без бик тыгыз эшләдек. Өстәвенә, барлык фикер алышуларда профильле министрлар катнашты, ягъни без үз инициативаларыбызны тәкъдим иттек һәм шунда ук кире элемтә алдык.
Фото: glavarb.ru