

“Больше, чем путешествие” проекты ярдәмендә ил буенча бушлай сәфәр кылырга була. Эш шунда ки, “Русия – мөмкинлекләр иле” проекты һәм “Белем” Русия җәмгыяте җиңүчеләренә бушлай юллама бирелә.
Экскурсияләр, билгеле экспертлардан лекцияләр, осталык дәресләре, тренинглар һәм социаль мөһим проектлар – барлыгы 370 туристик программа әзерләнгән. Алар 3 көннән 6 айга кадәр исәпләнә. Географиясе искитмәле киң – илнең 79 төбәген күрергә мөмкин.
Үткән елда Самара, Ырынбур, Казан, Киров, Ижау, Пермь һәм Түбән Новгородтан финалчылар Башкортстанга сәфәр кылды. Ә безнең җиңүчеләр Санкт-Петербургка юлланды.
“Suleyman Travel” экскурсияләр үзәге директоры Ләйсән Сөләйманова, “Кунакчыллык осталары” бәйгесе җиңүчесе булып, Кырымга сәяхәт откан. Аның әйтүенчә, мондый сәяхәтләр илнең байлыгын күрсәтә, патриотлык хисе тәрбияли.
Бу хакта тулырак мәгълүматны сылтама аша аларга була: https://morethantrip.ru/#contests