+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
30 Май 2022, 15:00

Балаларның ялы ничек оештырыла?

Башкортстан Хөкүмәте утырышында быелгы җәйге савыктыру кампаниясен оештыру мәсьәләсе каралды. Утырышны республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үткәрде.

Балаларның ялы ничек оештырыла?Балаларның ялы ничек оештырыла?
Балаларның ялы ничек оештырыла?

- 1 июньдә җәйге сәламәтләндерү кампаниясе старт ала. Узган елда барлык ял рәвешләре белән 80 процентка якын бала колачланган. 1,4 меңнән артык лагерь эшләде. Муниципалитетлар тарафыннан 20 меңнән артык бала өчен 953 онлайн-смена оештырылды. Аларда республика укучылары гына түгел, башка төбәкләрдән дә укучылар катнашты. Алда торган җәйге сәламәтләндерү кампаниясенең төп бурычлары - балаларның иминлеген тәэмин итү һәм эчтәлекле тәрбия программасын тормышка ашыру. Сезон башына әзерлек белән килдек. Балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру өчен бюджеттан 2 миллиард сум тирәсе акча бүлеп бирү каралган. Ата-аналарга юллама бәясен компенсацияләү рәвешендә ярдәм күрсәтү дә мөһим, - дип сөйләде Андрей Назаров.

Быел Башкортстан территориясендә урнашкан балаларның ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары реестрында 1570 савыктыру оешмасы тора. Үткән елда гамәлдә булган барлык типтагы лагерьлар саны буенча Башкортстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында II урында иде.

Фото: рravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас