+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
30 Май 2022, 15:05

Социаль объектларны төзү ничек бара?

30 майда Хөкүмәт утырышында Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә Янгантау һәм Кабак авылларында балалар бакчалары, шулай ук Иске Сибай һәм Булгаково авылларында мәктәпләр төзү барышы турында фикер алыштылар.

Социаль объектларны төзү ничек бара?Социаль объектларны төзү ничек бара?
Социаль объектларны төзү ничек бара?

Эшләрнең барышы турындагы мәгълүмат белән төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Егор Родин һәм Капиталь төзелеш идарәсе башлыгы Инна Иксанова чыгыш ясадылар.

Эшләрнең барышын контрольдә тоту максатыннан объектларда атна саен башкарыласы эшләрне башкару графиклары эшләнде. Дәүләт заказчысы тарафыннан объектларда фактта башкарылган эшләргә, хезмәткәрләр һәм техника санына көн саен мониторинг үткәрелә.

Андрей Назаров һәм утырышта катнашучылар туры эфир режимында кайбер биналарның төзелеш барышын карады, шулай ук төзелеш оешмалары җитәкчеләренә турыдан-туры сораулар бирә алдылар. Төзелеш барышы турындагы мәсьәлә буенча фикер алышканнан соң, Премьер-министр җаваплыларга, әлеге объектларны төзүне тиз арада тәмамлау өчен, йөкләнгән вәкаләтләр һәм гамәлдәге законнар кысаларында мөмкин булган барлык чараларны күрергә кушты.

Фото: рravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас