16 майдан 22 майга кадәр "Инцидент-менеджмент" системасына социаль юнәлештәге 1283 сорау кергән. Бу, үткән атна белән чагыштырганда, 287гә күбрәк, дип хәбәр итте атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе начальнигы Елена Прочаковская.
Аның сүзләренә караганда, гражданнарның мөрәҗәгатьләре Пенсия фонды һәм республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан актив эшләнә.
Елена Прочаковская шулай ук 27 майдан Башкортстанның ситуацион үзәге 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә түләүләрне рәсмиләштерү һәм алу мәсьәләләре буенча шалтыратулар кабул итә, дип искә төшерде. Телефон буенча 639 мөрәҗәгать кергән.
Ситүзәкнең кайнар линия номерлары - +7 (347) 218-19- 19 һәм 122 (өстәмә 2).