+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
1 июнь 2022, 07:35

Минималь хезмәт хакы һәм башка түләүләр арта

1 июньнән бик күп түләүләр арта. Аларны кемнәр алачак?

Минималь хезмәт хакы һәм башка түләүләр артаМинималь хезмәт хакы һәм башка түләүләр арта
Минималь хезмәт хакы һәм башка түләүләр арта

Башкортстанда балалар пособиеләре артты.

1 июньнән Президент Владимир Путин карары буенча, бөтен ил буенча яшәү минимумы һәм минималь хезмәт хакы, шулай ук эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 10 процентка индексацияләнәчәк. Димәк, хезмәт хаклары, больничныйлар, декрет, түләүләр һәм пособиеләр артачак, ә аларны күбрәк кеше алачак дигән сүз.

Башкортстанда яшәү минимумы күләме түбәндәгечә булачак:
җан башына -12 110 сум,
эшкә яраклы халык өчен - 13 200 сум,
пенсионерларга - 11 474 сум,
балаларга – 11 747 сум.

2. Пособиеләр һәм түләүләр ничек үзгәрәчәк?
Беренче бала өчен түләү
Беренче балалары туган һәм керемнәре бер кешегә 26 400 сумнан артмаган (элек 24 000 иде) гаиләләргә ай саен 11 747 сум түләргә тиеш.

Күпбалалы гаиләләргә түләү
Керемнәре 26 400 сумнан артмаган күпбалалы гаиләләргә (элек 24 000 иде) өченче һәм аннан соңгы балаларга ай саен 11 747 сум түләнергә тиеш.

3-17 яшьлек балаларга түләүләр
Шундый яшьтәге балалар тәрбияләүче һәм яшәү минимумыннан түбәнрәк керем алган һәм «мохтаҗлык критерие»на эләккән гаиләләр айлык пособие алырга хокуклы. Элегрәк бу сан бер кешегә 11 009 сум булган, хәзер - 12 110 сум.

Түләү күләме гаиләнең җан башына уртача кеременә бәйле. Беренче июньнән алар шундый: старт суммасы - 5873,5 (5 339,5 иде).
Әгәр бу сумманы исәпкә алып, гаилә кереме яшәү минимумына җитмәсә, түләү 8810,25 сумга кадәр артачак (8 009,25 иде). Әгәр болай да керемнәр яшәү минимумына җитмәсә, түләү бала өчен 11747 сум булачак (10 679 иде).

3. Яңадан исәпләү өчен кая мөрәҗәгать итәргә?
Кабат гариза бирергә кирәк түгел! Яңадан исәпләү автомат рәвештә башкарылачак.

Фото: ogni-agideli.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас