+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
8 Июня 2022, 03:25

Хезмәт төрләре елдан-ел арта

Башкортстанда 1,5 миллион кешегә социаль ярдәм күрсәтелә.

Хезмәт төрләре елдан-ел артаХезмәт төрләре елдан-ел арта
Хезмәт төрләре елдан-ел арта
Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе — гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү. Бүген Башкортстанда 1,5 миллион тирәсе кешегә социаль ярдәм күр­сәтелә, шуларның 455 меңе — өлкән буын гражданнар һәм 393 меңе — аерым катего­рия­ләргә караучылар.

Былтыр социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән финанслау күләме 30 миллиард сум тирәсе тәшкил иткән, шуның 10 миллиард сумнан артыгы — республика бюджетыннан. 2020 ел белән чагыштырганда, социаль чараларны финанслау 10 процентка арткан. Бу, шулай ук, ел саен аерым социаль ярдәм чараларын индексацияләүгә бәйле.
Элеккечә гражданнарның аерым категорияләренә (Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары, инвалид балалары булган гаиләләр һәм күпбалалы гаиләләр) сертификат төрендә торак йортларга газ кертү буенча дәүләт ярдәме күрсәтелә.
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан сертификат номиналы Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр инвалидлары өчен 100 мең сум тәшкил итә. Былтыр 2730 кешегә шундый сертификат тапшырылган.
Билгеле булуынча, былтыр бездә гражданнарның яңа ташламалы категориясе — “Сугыш балалары” дигән төшенчә барлыкка килде. Бу категориягә 1927 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр чорда туган һәм даими нигездә Башкортстанда яшәүче гражданнар кертелде. Бүген бу категориягә 175 мең кеше карый һәм тиешле ташламаларын алып килә.
Балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү — шулай ук, мөһим юнәлешләрнең берсе. Былтыр 234 меңнән артык бала тәрбияләүче гаилә пособиеләр, компенсацияләр рәвешендә 21 миллиард сумнан артык социаль ярдәм чарасы алган.
Бүген һәр өченче социаль хезмәт алучы — өлкән яшьтәге граждан һәм инвалид, кагыйдә буларак, алар даими характердагы социаль хезмәтләргә мохтаҗ. Республикада барлыгы 15 психоневрология интернаты һәм гомум типтагы 5 интернат йорты эшли. Аларда 44 мең өлкән яшьтәге кешегә һәм инвалидка хезмәт күрсәтелә, шул исәптән стационарларда 8 меңнән кеше исәпләнә.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова бу юнәлештә дәүләт сәясәтенең төп максаты стационарны йорт шартларына алыштыруга омтылуны атады. Ягъни менталь җитешсезлекләре булган кешеләрнең күпчелеге өйләрендә яши алсын өчен тырышу. Бу өйләргә барып социаль хезмәтләр күрсәтүне үстерү, һәркем өчен мөмкин булган хезмәт күнекмәләрен үзләштерү дигән сүз.
— Соңгы 5 елда бик зур үзгәрешләр бара. Республикада укыту-тренировка фатирлары ачыла, бүген без мондый авыруларны өй шартларында алып карау турында бик җитди сөйлибез, социаль хезмәт төрләре киңәя. Шуның белән бергә психоневрологик интернатлар да үзгәрә. Глобаль төшенчәләргә килгәндә, без гуманлаштыруга — кешенең дәрәҗәсен — шәхси тормышын, вакыт-вакыт ялгыз калу зарурлыгын, ялын һәм башкаларны исәпкә алып, интернатларда яхшырак тормыш сыйфатын булдыруга омтылабыз, — диде бу уңайдан Ленара Хәким кызы. — “Содействие”, “Аленький цветочек” кебек бик күп оешмалар, күп кенә мәсьәләләрне хәл итеп, профессиональ һәм бик нәтиҗәле эшли.
Республикада төбәк җитәкчесе башлангычы белән гамәлгә кертелгән “Башкортстанда озын гомерлелек” проектын тормышка ашыру дәвам итә һәм, катлаулы эпидемиологик хәл-шартларга карамастан, актив ял итү формалары, туризм, төрле укыту төрләре үстерелә. Эш белән тәэмин итүгә 400 меңнән артык өлкән кеше җәлеп ителгән.
Анда катнашучылар мөмкинлекләрен киңәйтү максатында проект чараларында шундый ук исемдәге портал булдырылды. Узган елның декабрендә Санлы үсеш министрлыгы белән берлектә ул техник режимда эшләтеп җибәрелде. Якындагы бурыч — порталны тулыландыру.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү Халыкка хезмәт күрсәтү үзәгенең автономияле коммерциягә карамаган 54 оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Әлеге хезмәтләр өчен республика бюджетыннан 640 миллион сум күләмендә субсидия бүленгән. Социаль хезмәт төрләре 36 меңгә якын кешене колачлый. Агымдагы елдан бу хезмәтләр социаль сертификатлар нигезендә күрсәтелә.
Әлеге хезмәтнең дәүләт-хосусый партнерлыкны үстерү өлешендә шуны билгеләп үтәргә кирәк, моңа кадәр республикада өч дәүләтнеке булмаган оешма эшли иде, койка фонды 78 урын тәшкил итте. Алар Мишкә районының — Ирсай, Кушнаренко районының — Шәрип, Гафури районының Табын авылларында урнашкан. 25 майда Гафури районының Татар Саскүле авылында янә 32 урынлык учреждение ачылды. Тиздән Иглин районында да шушындый учреждение эшли башлаячак.

Резеда ФАЗЫЛОВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас