Милли рейтингның бер юнәлеше булып «Хезмәт ресурсларының сыйфаты һәм һәркем файдалана алырлык булуы» күрсәткече тора, аның буенча бизнес һәм инвестиция эшчәнлеген уңышлы алып бару максатларында эш бирүчеләр өчен хезмәт ресурсларыннан файдалану мөмкинлеген тәэмин итүгә дәүләт власте органнарының йогынты дәрәҗәсе бәяләнә.
Республика халкын эш белән тәэмин итү үзәкләре ярдәмендә 90 мең кеше эш тапты, бу 2020 елга караганда 23 процентка күбрәк. Моңа ачыклык сәясәте, халыкка төрле мәйданчыкларда, шул исәптән киңкүләм мәгълүмат чараларында, интернет-порталларда халык мәшгульлеге үзәкләрен тәкъдим итүче барлык хезмәтләр турында мәгълүмат бирү буенча сыйфатлы эш ярдәм итте.
2021 елда мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә "Русиядә эш" бердәм санлы платформасын куллану башланды.
- Эш эзләү һәм персоналны сайлап алу өчен порталда вакансияләр сайлап алу механизмы һәм күпсанлы критерийлар буенча эзләүчеләрнең резюме гамәлгә ашырылган. Ресурс ярдәмендә тест биремнәре урнаштырырга, җавапларны карарга, әңгәмәләргә чакырырга мөмкин. Әлбәттә, Русиянең пилот төбәкләре арасында мәшгульлек өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүнең электрон форматына күчү халыкның мәшгульлек үзәкләре һәм эш бирүчеләр арасында багланышларның сыйфатын арттыра, - дип хәбәр итте Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Республиканың мәшгульлек үзәкләре 2021 елда 796 вакансияләр ярминкәсе уздырган, шул исәптән төбәкара, республика, тармак һәм аерым категория гражданнар өчен махсус ярминкәләр. Әлеге чараларда төрле милек формасындагы 1315 предприятие һәм оешма катнашкан, аларга 23,8 мең кеше килгән. Уку йортларын тәмамлаган 380нән артык кеше стажировкага юнәлтелгән.
Фото: pravitelstvorb.ru