+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
24 июнь 2022, 08:17

Хезмәт кешесенең кадере булсын!

Профсоюз – гражданнарның хезмәт һәм социаль хокукларын яклау максатында эшләүче ирекле иҗтимагый берләшмә. Тарихка күз салсак, профсоюзлар XVIII гасырда сәнәгати инкыйлаб нәтиҗәсе буларак барлыкка килә, чөнки бу чорда эш бирүчеләр һәм эшчеләр арасында мөнәсәбәтләр бик катлауланып китә. Үзләрен хезмәт хакы төшүдән һәм хезмәт шартлары начараюдан саклау өчен, эшчеләр профсоюзларга берләшә башлый. Баштагы мәлләрдә мондый оешмаларга эш бирүчеләр теше-тырнагы белән каршы торса, арытаба аларны кабул итми булдыра алмыйлар. XIX гасырда исә профсоюзлар үз эшчәнлеген күп илләрдә киң җәелдерә. Бүген профсоюзлар ничек яши, үз алдына нинди мак­сатлар куеп эшли – әңгәмәбез шул хакта. Чираттагы әңгәмәдәшебез – Дәү­ләт һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү учреж­дение­ләре хез­мәткәрләре профсою­зы­ның Дүртөйле территориаль оешмасы рәисе Фәйрүзә Шәйхетдинова.

Хезмәт кешесенең кадере булсын!Хезмәт кешесенең кадере булсын!
Хезмәт кешесенең кадере булсын!
– Фәйрүзә Фәһимовна, быел без истәлекле ике дата билгелибез: Башкортстан дәүләт оешмалары профсоюзы өлкә комитетының 85 еллыгын һәм Башкортстан өлкә профсоюзлар Советының 100 еллыгын. Төбәгебез тарихындагы зур даталарны Сез җитәкләгән Дүртөйле территориаль профсоюз оешмасы тоемлы уңышлар белән каршылый. Аның эшчәнлеге хакында бәян итсәгез иде.
Районыбызда 60 меңнән артык кеше гомер кичерә, аларның яртысы — шәһәр, яртысы авыл җирендә яши. Ун төрле милләт вәкилләре бердәмлектә, татулыкта көн итә. Безнең Дүртөйле территориаль профсоюзы 25 башлангыч профсоюз оешмасын берләштерә, ә бу инде социаль өлкәнең муниципаль оешмаларында эшләүче 700гә якын актив, инициативалы кеше дигән сүз. Безнең сафларда шулай ук муниципаль хезмәткәрләр дә бар. Шәһәр һәм авыл биләмәсе хакимиятләре, финанс идарәсе, үзәкләштерелгән бухгалтерия, Гаилә, социаль ярдәм һәм хезмәтләндерү үзәкләре, картлар һәм инвалидлар йорт-интернаты, күппрофильле колледж, Балалар спорт мәктәбе, тикшерү изоляторы – безнең профсоюзда, күрүегезчә, төрле һөнәр ияләре, әмма барыбызны да бер максат – үз вазыйфаларыбызны җиренә җиткереп башкару һәм уңайлы, заманча шартларда эшләү омтылышы берләштерә. Әйткәндәй, безнең территориаль профсоюз оешмасы Башкортстанда иң күпсанлылардан.
Эшчәнлегебезне профсоюзның программасы һәм уставы кысаларында алып барабыз. Ел саен территориаль оешма сайлау органнарының һәм башлангыч профсоюз оешмаларының эш планы кабул ителә, раслана.
Территориаль профсоюз оешмасының төп бурычы, әлбәттә, безнең органнарга йөкләтелгән эшне дөрес итеп оештыру, аның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген үстерү. Шунысы сөенечле: Дүртөйле территориаль профсоюз оешмасының эше республикабызда гына түгел, Идел буе федераль округында да иң яхшылардан дип табылды һәм безнең эш тәҗрибәсе өйрәнүгә лаек дип танылды. Бу уңайдан миңа күптән түгел Башкортстан делегациясе составында профсоюз хезмәткәрләренең Кара диңгез буенда урнашкан Лазаревское поселогында узган Бөтенрусия семинар-киңәшмәсендә катнашып чыгыш ясарга туры килде.
– Фәйрүзә Фәһимовна, Дүртөйле территориаль профсоюз оешмасы авыр тормыш хәллә-ренә таручы әгъзаларына да тоемлы ярдәм күрсәтүе белән үрнәкле, шулай бит?
– Әйе. Бик каты авырып дәваханәләргә эләгүче, онкологик чиргә таручыларга һәм башка төрле язмыш сынауларына эләгүче хезмәткәрләребезгә матди ярдәм күрсәтәбез. Профсоюзлар эшчәнлегенең төп мәгънәсе дә шунда бит инде — гади эшчене, хезмәткәрне төрле гаделсезлекләрдән яклау, аңа авыр мәлләрдә ярдәм кулы сузу.
Территориаль оешмабыз үз әгъзаларына карата һәрдаим хәстәрлекле мөнәсәбәттә. Мисал өчен, коронавирус пандемиясе чорында безнең өчен хезмәткәрләребезне хәвефле авыру йоктырудан саклау беренче урынга чыкты: инфекция таралуны кисәтү өчен профсоюз әгъзаларына 65 мең медицина битлеге, зур партия антисептиклар сатып алып таратылды. Барлык башлангыч профсоюз оешмалары үз эшчәнлеген коллектив килешүләргә нигезләнеп алып бара, ә алар, әлбәттә, хәзерге җиңел булмаган икътисади шартларда хезмәткәрләрнең социаль гарантияләрен тәэмин итүгә юнәлтелгән. Бүгенге тиз үзгәрүчән заманда коллектив килешүләр — хезмәткәрләребез өчен зур таяныч. Кирәк булганда, аларга төзәтмәләр кертелә.
Безнең өчен иң мөһиме – профсоюз әгъзаларының хезмәт һәм социаль хокукларын тиешле дәрәҗәдә яклау. Мисал өчен, башлангыч профсоюз оешмаларыбызның күбесенең коллектив килешүләрендә коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясаткач, хезмәткәрләргә ял көннәре бирелү турында махсус пункт булдырылды. Өстәмә отпусклар бирү, экологик акцияләрдә катнашучыларны, актив әгъзаларны бүләкләү һәм башка төрле шартлар да бар.
Барлык коллектив килешүләр дә Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында теркәлү үтә. Аңа кадәр территориаль профсоюз оешмасында хокукый тикшерү уза. Безнең сафларда штаттан тыш хезмәт хокукы инспекторы һәм хезмәтне саклау инспекторы да эшли.
— Профсоюзларның ныклыгын, киләчәген тәэмин итү нәрсәгә нигезләнә?
– Профсоюзны, беренче чиратта, әлбәттә, кадрлар ныгыта. Профактивның белемле, заман куйган проблемаларны хәл итәрлек булуы кирәк. Оешманың нәтиҗәле эшчәнлек алып баруы, нигездә, аларның җитәкчеләренә, безнең очракта — башлангыч профсоюз оешмаларының рәисләренә бәйле. Алар өчен даими рәвештә семинарлар, вебинарлар, киңәшмәләр, “түгәрәк өстәл”ләр үткәрәбез. Хәтта пандемия шартларында да алар тукталып тормады, онлайн-форматка гына күчте. Әйтергә кирәк, мондый форматта семинарларыбызда катнашучылар саны бермә-бер артты да.
Бүген зур канәгатьлек белән шуны билгеләп үтәсе килә: башлангыч профсоюз оешмаларында эшләүче хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкилләрнең барысы да үз эшен яхшы белә, чөнки махсус курслар үтеп, тиешле танытма алды. Әлеге укулар республикабыз башкаласында Профсоюз кадрларының белемен күтәрү институты базасында үткәрелә.
Безнең заманда сыйфатлы мәгълүмати эшчәнлектән башка профсоюзны күз алдына да китереп булмый. Аудитория яулау, үз яныбызга фикер-дәшләр туплау — уңышлы эшчәнлекнең аерылгысыз шартларының берсе. Безнең территориаль профсоюз оешмасы күптән инде Интернет киңлекләрендә нәтиҗәле эшли. Безнең хакта халык белә, сафларыбызга кушылучылар саны да арта бара.
– Дүртөйле территориаль профсоюз оешмасы район, республикабызның мәдәни тормышында һәм төрле экологик акцияләрдә дә актив катнашуы белән билгеле.
– Быел эшләүче яшьләр арасында оештырылган республика КВНында Дүртөйле районы данын ике команда уңышлы яклады: күппрофильле колледж һәм “Гаилә” районара үзәк профсоюзының хатын-кызлары. Район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов алар белән КВН хәрәкәтен арытаба үстерү турында сөйләште, киңәшләште, Дүртөйле җыелма командасын булдырып, төрле дәрәҗәдәге фестивальләрдә катнашырга тәкъдим итте. Хезмәт урыннарында мактаулы, районның иҗтимагый тормышында актив катнашучы гүзәл затларыбызның яңадан-яңа үрләр яулаячагына иманыбыз камил. Ә профсоюз аларга, әлбәттә, һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәк.
Профсоюзыбыз тормышы төрле чагу, күркәм вакыйгаларга бай. Без “Яшел Башкортстан”, “Чисталык көннәре”ндә актив катнашабыз. Безнекеләр “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма”, “Эшләүче әниләр өчен иң яхшы предприятие”, “Эш урынында сәламәт-лек”, “Җәяүле”, “Югары социаль җаваплылык һәм социаль хезмәттәшлекне үстерү өчен” дигән республика бәйгеләренең җиңүчеләре.
Ел ахырында без профсоюз хәрәкәтенең актив әгъзаларын, төрле дәрәҗәдә җиңү яулаган спортчыларыбызны җыеп хөрмәтлибез, тантаналы шартларда бүләклибез. Ел саен 12 ноябрьдә Башкортстан Республикасы Профсоюз хезмәткәре көнен зурлап үткәрәбез. Бу бәйрәмне, гадәттә, берләшеп, башка тармак – мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, нефть сәнәгате, авыл хуҗалыгы профсоюзлары белән бергә оештырабыз. Көндәлек мәсьәлә, бурычларны да без бердәмлектә хәл итәбез, эш тәҗрибәбез белән уртаклашабыз, киләчәккә бергәләп якты планнар корабыз.

Әңгәмәне “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Миләүшә Латыйпова оештырды.

Фото: Индира Сабитова.
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас