+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
28 Июня 2022, 09:40

Башкортстанда суда кешеләрнең гомерен саклауның яңа кагыйдәләре расланды

Башкортстан Хөкүмәте утырышында Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә суда кешеләрнең гомерен саклау кагыйдәләрен һәм аз үлчәмле судноларда йөзү өчен су объектларыннан файдалану кагыйдәләрен үзгәртү турындагы проектны раслау хакында фикер алыштылар.

Башкортстанда суда кешеләрнең гомерен саклауның яңа кагыйдәләре расландыБашкортстанда суда кешеләрнең гомерен саклауның яңа кагыйдәләре расланды
Башкортстанда суда кешеләрнең гомерен саклауның яңа кагыйдәләре расланды
- Су объектларында хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләсе хәзер аеруча актуаль, һәм суда кешеләрнең үлем күрсәткечләре узган елгыдан түбән булуга карамастан, без бу юнәлештә эшне көчәйтергә тиеш. Су объектларында иминлекне тәэмин итү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү зарур, - диде Андрей Назаров.

Аз күләмле судноларда йөзү өчен кешеләрнең гомерен саклау кагыйдәләренең һәм су объектларыннан файдалану кагыйдәләренең үзгәрешләрен раслау турында Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итте.

Тәкъдим ителә торган проект рекреация зоналарында халык файдаланганда, су объектларында киңкүләм чаралар һәм туристлык походлары уздырганда, кичүләрдән, боз кичүләреннән һәм аз күләмле суднолардан файдаланганда хәвефсезлекне тәэмин итү чаралары регламентлана.

- Су объектларында иминлекне тәэмин итүнең гамәлдәге кагыйдәләренә үзгәрешләр кертүне хупларга тәкъдим итәм. Бу кагыйдәләр һичшиксез кирәк һәм тормыш өчен мөһим. Алар төп бурычны үтәүгә - безнең халыкның үлемен киметүгә юнәлтелгән, - дип йомгак ясады Андрей Назаров.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас