+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
6 июль 2022, 06:40

Яңа һөнәр үзләштерергә вакыт!

Һөнәрегез буенча эш таба алмыйсызмы? Бу паникага сәбәп түгел!

Яңа һөнәр үзләштерергә вакыт!Яңа һөнәр үзләштерергә вакыт!
Яңа һөнәр үзләштерергә вакыт!

Димәк, ихтыяҗ булган яңа һөнәр үзләштерергә вакыт. Дәүләт яңадан белем алу буенча бик күп мөмкинлекләр тәкъдим итә. Әйе, өйдән чыкмыйча да укырга мөмкин.

Нинди вариантлар бар:

- "Мәшгульлеккә булышу" федераль проекты чикләрендә уку. Ничек язылырга? "Русиядә эш" порталына https://clck.ru/YiMht керергә, арытаба - "Укуга язылырга". Бу бүлектә үзегезгә кирәкле уку программасын сайлагыз. Уку урынын һәм форматын (көндезге яки дистанцион) белем алуга гариза тутырганда сайлый аласыз: https://vk.cc/ceSQiZ .

- Өйдән чыкмыйча югары уку йортына керү. Гаризаны кабул итү комиссиясенә бармыйча, кәгазь документлар тутырмыйча һәм чиратта тормыйча бирергә мөмкин:https://www.gosuslugi.ru/vuzonline

- ИТ-белгечлекләр буенча 50, 75 яки 100% ташлама белән түләүле уку:https://profidigital.gosuslugi.ru/. "Санлы икътисад" проекты ярдәмендә дәүләт шушындый мөмкинлек бирә.

– Башкортостандагы югары уку йортларының берсенә бюджет хисабына магистратурага керү: мәсәлән, БДУ (http://bashedu.ru), УДАТУ (https://ugatu.su), УДНУ (http://rusoil.net).

#Аңлатабыз_ Башкортостан

Фото: aloveplanet.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас