1 августтан эшләүче пенсионерларга түләүләр күп дигәндә 314 сумга арттырылачак. Бу 7,4 миллион русиялегә кагылачак.
Пенсияләрнең артуы эшләмәүче пенсионерларны да көтә. 2022 елның июлендә 80 яшь тулган яки I группа инвалид булган русиялеләрнең пенсия түләүләре берьюлы 7200 сумга артачак. Закон буенча, акча кешенең туган көненнән соң икенче айдан түләнә башлый.
"Түләү картлык буенча страховка пенсиясен алучыларга гына кагылачак, - дип аныклый Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов. - Шулай итеп, 80 яшькә җиткән һәм социаль пенсия алучы гражданнар өстәмә түләүгә дәгъва итә алмый".
Августта барлык түләүләр дә автоматик рәвештә арттырылачак - өлкән яшьтәге бер кешегә дә моның өчен гариза язарга яки ПФРның үз бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә туры килмәячәк.
Фото: Лилия Шарловская