Сибайда “Дөньяга тәрәзә” социаль проекты кысаларында күрү сәләте начар булган 15 кеше Брайль системасы буенча укырга һәм язарга өйрәнде.
Мондый мөмкинлекне алар өчен Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Башкортстан буенча оешмасы Сибай шәһәре филиалы оештырды. Агымдагы елның беренче конкурсы кысаларында Президент грантлары фонды проектка 500 мең сумга якын ярдәм күрсәтте.
Уку курслары Сибай үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 5нче китапханә-филиалы базасында 3 ай дәвам итте. Аларның һәркайсы расланган сертификат алачак.
Дәресләрне Республика дистанцион белем бирү үзәгеннән тифлопедагог үткәрде. Укучылар Брайль системасы белән танышты, хәрефләр, саннар һәм Брайль шрифтының тыныш билгеләрен өйрәнде. Проект кысаларында укыту өчен кирәк-яраклар сатып алынды: алар - JL Брайльнең язма приборы, грифель, дәфтәрләр, әлифба - Брайль буенча колодка.
Курсларда күрү мөмкинлеге буенча инвалидлар, Брайль системасы буенча шөгыльләнеп кенә калмыйча, очрашу, аралашу, яңалыклар белән уртаклашу мөмкинлегенә дә ия булды. Уку вакытында аларга китапханәдә вакытларын үткәрү уңайлы һәм кызыклы булсын өчен уңайлы шартлар тудырылган иде. Проектны тормышка ашыруда катнашып, алар сәламәт кешеләр социумына керү, аралашу даирәсен киңәйтү мөмкинлегенә ия булды.
Узган атнада гына оештыручылар «сөйләшүче китаплар»ны уку өчен махсус җайланмалар - тифлофлешплеерлар, видеозурайткыч һәм компьютер техникасы алды. Алар китаплар укырга мөмкинлек бирә.
Проект агымдагы елның сентябрендә күрү буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр белән эшләүче Урал арты китапханә хезмәткәрләре өчен зона семинары белән тәмамланачак.
Фото: sferaugorsk.com