+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
29 июль 2022, 05:46

Уфада гомумрусия социаль ярдәм күрсәтү буенча семинар-утырышы уза

28-29 июльдә Уфада Русия Федерациясе Финанс министрлыгы «Социаль өлкәдә дәүләт (муниципаль) хезмәт күрсәтүгә дәүләт (муниципаль) социаль заказы турында» 2020 елның 13 июлендәге 189-ФЗ санлы Федераль законны гамәлгә ашыру буенча пилот проектлары белән идарә итү моделе» бөтенрусия семинар-киңәшмәсе

Уфада гомумрусия социаль ярдәм күрсәтү буенча семинар-утырышы узаУфада гомумрусия социаль ярдәм күрсәтү буенча семинар-утырышы уза
Уфада гомумрусия социаль ярдәм күрсәтү буенча семинар-утырышы уза

Спикерлар арасында: Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров, Русиянең финанс министры урынбасары Алексей Лавров, Русия спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров, сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгений Камкин, "Ростуризм" башлыгы урынбасары Григорий Прокуронов, шулай ук башка федераль һәм төбәк ведомстволары вәкилләре, бизнес-берләшмәләр, җәмәгать эшлеклеләре бар.

- Социаль заказны финанслар белән тәэмин итүнең гомум күләме, узган ел белән чагыштырганда, 45 проценттан күбрәккә арткан - 83,1 миллиард сумга кадәр. Бу быел яңа төбәкләрне һәм туризм өлкәсен проектка кертү хисабына булды. Шуңа күрә аны эшчәнлекнең яңа юнәлешләренә киңәйтү мантыйкка ярашлы дип табылган. Русия Хөкүмәте Дәүләт думасына тиешле закон проектын кертүгә әзерләнә, - дип уртаклашты Русия Федерациясе финанс министры урынбасары Алексей Лавров.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, 2022 елда социаль заказ буенча хезмәтләр алучы гражданнар саны артты, паллиатив медицина ярдәме һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәләрендә, ә социаль заказ кысаларында хезмәт алучыларның гомум саны 5 миллионга җитте.

Семинар-киңәшмә эше кысаларында шулай ук Русиянең 34 төбәгендә социаль заказ апробациясенә кертелгән эшчәнлекнең һәр юнәлеше буенча тематик сессияләр узды. Төрле өлкәләрдән экспертлар сынау проектлары белән идарә итү модельләре һәм социаль заказ инструментларын гамәлгә ашыру практикасы турында җентекләп фикер алыштылар.
- Тармак секцияләрендә пленар утырыш йомгаклары буенча гибрид форматта катнашучылар сәламәтлек саклау, өстәмә белем, мәшгульлек, спорт, социаль хезмәт күрсәтү һәм туризм өлкәсендә хезмәт күрсәтүгә дәүләт (муниципаль) заказларын гамәлгә ашыру турында җентекләп фикер алыштылар, - дип билгеләде Русия Федерациясе Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Башкортстанның финанс министры Лира Игътисамова.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас