Моның ни өчен эшләнгәнен аңлатабыз.
— Русия Пенсия фонды белән Социаль страховка фонды ни өчен берләшәләр?
- Бер үк тормыш хәле буенча ярдәм чаралары артыннан ПФРга да, Федераль социаль иминият фондына да мөрәҗәгать итәргә туры килә. Әйтик, кеше Пенсия фондына - инвалидлык билгеләнгән очракта, пенсия алырга, ә Федераль социаль иминият фондына техник тернәкләндерү чаралары артыннан мөрәҗәгать итә. Бала туганда ПФР - ана капиталын, ә ФСС баланы карау буенча пособие билгели. Ике фондның эшен планлы рәвештә синхронизацияләү күптән барды. Һәм хәзер ике структура да юридик яктан берләшергә әзер.
- Күрсәтелә торган хезмәтләрнең исемлеге кимемәсме?
- Юк, кимеми. Русиянең Социаль фонды бүген ПФР һәм ФСС күрсәтә торган хезмәтләрне күрсәтәчәк. Әмма бу хезмәтләрне алу уңайлырак һәм тизрәк булачак. Төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итәргә кирәкми, ә түләүләрне рәсмиләштерү ведомствоара запрослар ясарга кирәк булмаган очракта тизләтеләчәк.
- Фондларны берләштерү түләү даталарына йогынты ясаячакмы?
- Юк, берләштерү билгеләнгән түләүләр даталарына йогынты ясамый. Берләшкәннән соң гражданнар үзләренә тиешле пенсияләр, пособиеләр һәм башка түләүләр алачак. Русия Социаль фонды Пенсия фонды һәм Социаль иминият фондының барлык бурычларын һәм функцияләрен тулысынча үтәячәк.
- Клиент хезмәтләренең адреслары үзгәрәчәкме?
- Юк, клиент хезмәтләренең адреслары үзгәрмәячәк. Гражданнарны кабул итә торган офислар сакланачак. Алар бердәм клиентлар хезмәте булачак, анда гражданнар бүген ПФР һәм Федераль социаль иминият фонды күрсәтә торган барлык хезмәтләрне дә ала алачак. Шәхси визит вакытында түләүләрне рәсмиләштерергә теләүчеләр якындагы клиент хезмәтен сайлый алачак.
Шул ук вакытта гражданнарны кабул итү алып барылмый торган берничә административ бина бушатылачак һәм социаль өлкә объектларына: медик-социаль экспертиза бюросына, яки көндез яшәп тору үзәкләре кебек социаль учреждениеләргә тапшырылачак.
- Санлы сервислар аша хезмәт күрсәтү мөмкин булса, шәхси кабул итү нигә кирәк?
- Түләүләрне рәсмиләштерүнең уңайлы ысулын сайларга мөмкин. Гади мисал - пенсияләрне билгеләү. Гариза бирергә, социаль түләүнең башка төренә күчәргә, индексация һәм яңадан исәп-хисап үткәрергә, реквизитларны алыштырырга - боларның барысын да «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша башкарырга мөмкин. Әмма 2022 елның беренче өч аенда гына да 700 мең кеше сорауларны ПФР бүлекчәләрендә бирүне өстен күргән.
Кемнеңдер смартфоны яисә компьютеры юк, кемгәдер тулы җаваплар кирәк, кемгәдер сәламәтлеге электрон формаларны мөстәкыйль тутырырга мөмкинлек бирми. Фондларны берләштергәндә ярдәмне гадәти һәм уңайлы форматта алу мөмкинлеге сакланачак.
— Хезмәт стажы, СНИЛС һәм башка шәхси мәгълүматлар каядыр күчереләчәкме?
- Юк. Бу мәгълүматлар санлы форматта саклана һәм ышанычлы якланган. Фондларны берләштерү бу системага берничек тә йогынты ясамый.
- Страховка взносларына тарифлар ничек үзгәрәчәк?
- Тарифлар үзгәрмәячәк. Алар элеккечә калачак. Моннан тыш, ПФР һәм ФССка аерым хисап тапшырырга кирәкми. Барлык мәгълүматлар да бердәм формада булачак. Бу бизнеска административ йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Фото: finobzor.ru
#ОбъясняемРФ #ОбъясняемБашкортостан