+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
3 Августа 2022, 07:30

Стәрлебашта яңа тернәкләндерү үзәге

Стәрлебаш районында физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге ачылды.

Стәрлебашта яңа тернәкләндерү үзәгеСтәрлебашта яңа тернәкләндерү үзәге
Стәрлебашта яңа тернәкләндерү үзәге
Күмертау шәһәре Тернәкләндерү үзәгенең Стәрлебаш районындагы филиалында социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-психологик, социаль-педагогик хезмәтләр күрсәтү һәм коммуникатив потенциалны арттыру һәм социальләштерү максатларында хезмәт күрсәтү белән физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләрне комплекслы тернәкләндерү һәм социаль адаптацияләү тормышка ашырыла.

Хезмәт күрсәтү территориясе Стәрлебаш, Федоровка, Миякә, Бишбүләк, Әлшәй, Ишембай һәм Стәрлетамак муниципаль берәмлекләрен үз эченә ала.

Филиалда быел 263 бала хезмәт алачак. График буенча 14 көнлек 19 заезд булачак. Моңа кадәр учреждениедә 20 койка-урын иде. Беренче яртыеллыкта биредә 138 бала булып киткән, шуларның 104е - инвалид һәм 34е - мөмкинлекләре чикле бала.

Яңа бина Стәрлебаш авылының үзәк өлешендә социаль объектлардан ерак түгел урнашкан. Филиалга яңа тернәкләндерү җиһазлары сатып алынган.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас