

"Әйтик, бу җәйдән йорт сатып алуга яисә төзүгә бирелгән таныклыкны ипотека буенча беренчел взносны түләүгә файдаланырга мөмкин. Шулай ук, аны төп бурычны яисә процентны түләү өчен кулланырга мөмкин. Сроксыз чорга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү бирелә.
Элегрәк мондый гаиләләр йорт төзү өчен бушлай җир кишәрлекләренә генә дәгъва итә ала иде. Әмма гражданнарыбыз үтенече буенча без чараны киңәйттек. Җиргә мохтаҗ булмаган, әмма торак шартларын яхшыртырга теләүче кешеләр 250 мең сум күләмендә акча ала алалар. Бу хезмәт халык арасында бик таләп ителгән.
2020-21 елларда без 100 млн. сумнан артык суммага 600 таныклык бирдек. Агымдагы елда мондый ярдәмне 2016 елның 31 декабренә кадәр исәпкә баскан барлык гражданнар да алырга мөмкин. Бу максатларга республика бюджетыннан шулай ук 100 млн. сум каралган, бу сумма программаны гамәлгә ашыру буенча арта барачак. Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алу өчен гариза белән район яисә шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хәзер, шулай ук, хезмәтләрне электрон рәвештә алу мөмкинлеген дә карыйбыз".
Фото: family-child.ru