+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
16 август 2022, 08:55

"Герой-ана"га 1 миллион сум биреләчәк

Русия Президенты Владимир Путин илдә «Герой-ана» исемен гамәлгә кую турындагы указга кул куйды.

"Герой-ана"га 1 миллион сум биреләчәк"Герой-ана"га 1 миллион сум биреләчәк
"Герой-ана"га 1 миллион сум биреләчәк
Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Шулай итеп, 10 һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән Русия гражданнары 1 млн. сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк ала алачак.

Моннан тыш, хәзер «Ата-ана даны» орденының медале белән бүләкләнгән вакытта ата-аналарга яисә бала алып тәрбияләүчеләргә 200 мең сум акча түләнә.
 
Фото: chebo.pro 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас