+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
24 август 2022, 07:10

Атнасына бер сәгать эшләсәгез дә, сез - "мәшгуль"

1 августка Башкортстанда хезмәт базарының төп күрсәткечләре буенча уңай динамика күзәтелә.

Атнасына бер сәгать эшләсәгез дә, сез - "мәшгуль"Атнасына бер сәгать эшләсәгез дә, сез - "мәшгуль"
Атнасына бер сәгать эшләсәгез дә, сез - "мәшгуль"
Эшсезләр саны - 83,2 меңнән 77,8 мең кешегә кадәр, эшсезлек дәрәҗәсе 4,3% тан 4,1% ка кадәр кимегән. Күрсәткечләр Халыкара хезмәт оешмасы методологиясе буенча статистика органнары тарафыннан исәпләнгән.

- Халыкара хезмәт оешмасы методологиясе буенча эшсезлек дәрәҗәсе күрсәткечен билгеләү өчен республиканың төрле районнарында һәм шәһәрләрендә эшче көчләрне ай саен сайлап алу буенча тикшерү мәгълүматлары кулланыла. Тикшерү 15 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында сораштыру юлы белән үткәрелә. Уфада халык - һәр "опрос" вакытында, республиканың башка шәһәрләрендә елына 2-3 тапкыр сораштырыла. Ай саен сораштыруда ике меңгә якын кеше катнаша, - ди гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, һәр сораштырылган кеше «мәшгуль», «эшсез» яисә «икътисади яктан актив булмаган» дип классификацияләнә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: атнасына 1 сәгать эшләү дә кешене "мәшгуль" категориясенә кертә. Әмма респондентлар бу мәсьәләне дөрес аңламый, я, рәсми булмаган хезмәт хакы турында хәбәр итүдән куркып, «Узган атнада нинди дә булса түләүле эш башкарганыгыз бармы? " дигән сорауга тискәре җавап бирә ала.

- Мәгълүматлар абсолют конфиденциаль, ViPNet якланган челтәре буенча җибәрелә һәм статистик анализ өчен генә кулланыла. Шуңа күрә республика халкын сораштыру узганда сорауларга курыкмыйча җавап бирүләрен сорыйбыз, - ди министр.

Интеграцияләнгән макроп күрсәткеч территориянең социаль-икътисади торышын характерлый. Ул Русия һәм башка илләр халкының тормыш дәрәҗәсен чагыштырмача анализлау, шулай ук әлеге күрсәткеч буенча Русия Федерациясе эчендәге субъектларны чагыштыру өчен кулланыла.

Фото: правительстворб.ру


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас