Агымдагы елда чираттагы форум кысаларында аның нәтиҗәләре күрсәтелде: республика Мәскәү шәһәре, Татарстан, Мәскәү һәм Тула өлкәләреннән генә калышып, бишенче урынны саклап калды.
Илкүләм рейтингның төп максаты - бизнес алып бару өчен уңай шартлар тудыру буенча төбәк хакимиятләренең тырышлыгын бәяләү һәм аларны төбәкләр тарафыннан куллану өчен иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау.
Дәүләт рейтингы күрсәткечләренең берсе - «Хезмәт ресурсларының сыйфаты һәм һәркем өчен мөмкин булуы», ул эшкуарларның һәм инвесторларның төбәк хезмәт базарына карата гомум кәефен күрсәтә: төбәктә хезмәт ресурслары җитәрлекме, алар ни дәрәҗәдә квалификацияле, бу ресурсларны ничек тиз табарга? Хезмәт базарында киеренкелекне киметү максатыннан төбәкнең Мәшгульлек хезмәте эш бирүчеләр белән актив эш алып бара.
Иртәгә "Башинформ" агентлыгында шушы уңайдан матбугат конференциясе булачак. Фото: башинформ