Дүртөйле районындагы Иске Баеш интернат-йортында бүгенге көндә 150 кеше – инвалид һәм өлкән яшьтәгеләр, шул исәптән инвалид балалар да яши. Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы системасында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернатлар арасында Иске Баеш иң яхшыларның берсе. Монда яшәүчеләр өчен көнгә биш тапкыр туклану оештырылган, массаж кабинеты, спорт заллары, шахмат-шашка бүлмәләре эшли.
Атнага бер тапкыр мунча көне оештырыла. Суда көн саен коенырга мөмкин. Тәүлек буе санитария-медицина үзәге эшли. Дин тотучылар өчен гыйбадәт бүлмәләре җиһазландырылган. Мөселманнарның үз бүлмәсе, христиан динен тотучылар өчен аерым. Моннан тыш, белгечләр тарафыннан төрле бәйрәм һәм мәдәни чаралар, табигатькә күмәкләп сәфәрләр оештырыла. Биредә яшәүчеләрне тәүлек әйләнәсе күздән яздырмыйлар. Чөнки арада ике аяксыз да, бөтенләй йөрмәгән кешеләр дә бар бит.
Коллектив бердәм, барысы да бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер. Боларның барысына да директор Салават Гыйззәтуллинның оста җитәкчелеге ярдәмендә ирешелә.
Быел август аенда хезмәткәрләр безгә Архангель һәм Гафури районнары чигендәге Аскын мәгарәсенә туристик поход оештырдылар. Монда унбер кеше барды.
Аскын мәгарәсе – уникаль табигый күренеш. Төркем әгъзаларының күбесе, Башкортстанда туып үссәләр дә, мондый истәлекле урыннар барлыгы турында белми иде. Көньяк Уралдагы иң зур боз мәйданы һәм боз сталагмитлары белән аерылып торган мәгарә – Көньяк Уралның капчык сыман типтагы эре тау куышлыгы. Бөтенрусия әһәмиятендәге табигать һәйкәле. 2017 елдан мәгарәгә керү чикләнгән, ул Урыс географик җәмгыятенә микроклиматны тергезү һәм бозлык реликтларын саклау өчен беркетелгән. Берникадәр юлны безне җиңел машинада алып бардылар. Аннан инде үзебез тауны мендек. Мәгарә авызына килеп җиткәч бераз хәл җыеп, билгеле сәяхәтче, БСТ каналындагы “Следопыт” тапшыруы алып баручысы Гүзәл Хәмитова безне мәгарә белән таныштырды.
Мәгарәгә бары тик 20 минутка гына кертәләр. Югыйсә, мәгарә эчендәге температура үзгәрүе һәм бозларның эрүе ихтимал, дип аңлаттылар. Идәне борынгы боз катламы белән капланган һәм анда ел саен 7-10 эре һәм хисапсыз вак боз сталагмитлар үсеп чыга.
1902 елда бу якларга экспедиция белән күренекле урыс геологы Леонид Конюшевский килеп чыга. Максаты — файдалы казылма байлык ятышлары табу. Биредә яшәүче халыктан ул җәен дә итне туң саклый торган тау куышы турында ишетеп кала һәм аны үзе дә күрергә була. Шуннан мәгарәне өйрәнү башлана. Мәгарәдә кайтаваз яңгырап тора.
Шундый могҗиза бит бу! Мәгарәдән чыкканда безнең күңелдә әйтеп бетергесез тәэссоратлар иде. Безгә шундый экскурсия оештыручы барлык хезмәткәрләргә дә зур рәхмәтебезне белдерәсебез килә.
Зәгафуран Сәетгалин,
Иске Баеш интернат-йортында яшәүче.
Әйткәндәй...
Ростуризм һәм Русия Президенты грантына ия булгач, инвалидлар өчен бозлык чорына сәяхәт ясау мөмкинлеге барлыкка килде. Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрне кабул итү өчен юл салынды, тирмә төзелде. Бу проект әле дә хәрәкәттә. Киләчәктә коляскада йөрүче инвалидлар өчен мәгарәгә керү өчен пандуслар кую эше алып барыла. Ике ел эчендә республикабызның дүрт йөзгә якын инвалиды безнең мәгарәне күрү бәхетенә иреште. Бу бигрәк тә пандемия вакытында бик актуаль булды. Учреждениеләр карантинга ябылгач, безгә килеп матур табигатьтә йөреп, шундый уникаль урынны күрү алар өчен зур вакыйга булды.
Гүзәл Хәмитова,
Аскын мәгарәсе җитәкчесе.