Агымдагы ел башыннан Башкортстанда ташламалы категориядәге 29 меңнән артык кешене «Сөт кухнясы» продукциясе белән бушлай тәэмин иткәннәр. Алар арасында – йөкле хатын-кызлар, бала имезүче әниләр һәм аз керемле гаиләләрдән булган өч яшькә кадәрге балалар. Республиканың социаль проектын үстерү турында атналык оператив киңәшмәдә төбәкнең сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев сөйләде. Киңәшмәне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров уздырды.
Республикада «Сөт кухнясы» продукциясен җиде завод җитештерә. Узган елда алар 3,6 мең тонна чимал эшкәртте. Заводлар 6,3 миллион порция сөт, 4,5 миллион порция кефир, 3,3 миллион порция эремчек һәм 2,8 миллион порция йогурт әзерләгән.
Алексей Гусев, шулай ук, төбәкнең кулланучылар базары үсешенең төп күрсәткечләре турында сөйләде. Агымдагы елның җиде ае нәтиҗәләре буенча республикада ваклап сату товар әйләнеше күләме узган елның шушы чорындагыга карата 16,1 процентка – 621,7 миллиард сумга кадәр арткан. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан Идел буе федераль округында икенче һәм Русия төбәкләре арасында сигезенче урында тора.
Тармак эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе буларак, министр стационар булмаган сәүдә үсешен атады.
– Бу секторда бигрәк тә урындагы җитештерүчеләр товарлары тәкъдим ителгән, — дип аңлата Алексей Гусев. — Мондый сәүдә форматларын үстереп, без фермерлар, кооперативлар һәм зур булмаган предприятиеләр өчен гарантияле сатуны тәэмин итә алачакбыз.
Тагын бер уңай тенденция — төбәктә алкоголь белән агулану очраклары кимү. Алексей Гусев хәбәр иткәнчә, узган елда бу сәбәп аркасында 57 кеше үлгән – 2020 ел дәрәҗәсеннән 22 процентка түбәнрәк.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә министрлык белгечләре шушы елның алты аенда халыкның 400дән артык мөрәҗәгатен караган. Судка кадәр тәртиптә 3 миллион сумнан артык матди зыян кайтарылган.
Министр, шулай ук, күмәртәләп сату әйләнешенең - 13,1 процентка, җәмәгать туклануы сегментында күрсәтелгән хезмәтләр күләме 4,1 процентка артуын билгеләп үтте.
Фото: glavarb.ru