Агымдагы елда субсидияләнүче найм буенча чараны гамәлгә ашыру кысаларында 565 эш бирүче 6,2 мең вакансия игълан иткән. Программа буенча 706 граждан эшкә урнаштырылган инде, шуларның 200е - агымдагы елның августында.
- Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елның августында Русия Хөкүмәте әлеге программада катнашучылар категориясенә чикләүне бетерде. Әгәр элек эш бирүче яшь гражданнарның аерым категорияләрен - инвалидларны, балигъ булмаган балалары булган ата-аналарны эшкә урнаштырганда компенсация алган булса, хәзер 30 яшькә кадәр теләсә кайсы гражданны эшкә урнаштырганда ала. Бу программада быел яшьләрне эшкә урнаштыруга басым ясалган, - диде Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова.
Эш бирүчегә ярдәм алу өчен мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә Бердәм санлы платформаның «Русиядә эш» шәхси кабинеты (https://trudvsem.ru) аша буш вакансияләр исемлеге белән гариза җибәрергә кирәк. Эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре кирәкле хезмәткәрләрне сайлап алуда ярдәм итәчәк.
Субсидияләнә торган наймда катнашучы эш бирүчеләргә компенсация бирү Русия Социаль страховкал фондына гариза нигезендә гамәлгә ашырыла. Әлеге ярдәм төренә юридик берәмлекләр, коммерциягә карамаган оешмалар һәм шәхси эшкуарлар исәп тота ала.