+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
9 сентябрь 2022, 12:55

Урал аръягында яңа эш урыннары артачак

Башкортстанның Урал аръягының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе буенча төбәкнең шушы өлешендә 40 меңгә кадәр яңа эш урыны булдырылырга тиеш.

Урал аръягында яңа эш урыннары артачакУрал аръягында яңа эш урыннары артачак
Урал аръягында яңа эш урыннары артачак

Аерым алганда, сәнәгатьтә – 11 мең, авыл хуҗалыгында – 20 мең, туризм өлкәсендә 9 мең эш урыны өчен база булдыру планлаштырыла. Бу хакта БСТ телеканалының «Интервью» тапшыруында икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов сөйләде.

- Әгәр сәнәгатьне карасак, бу эш урыннары тау тармагы үсеше нәтиҗәсендә барлыкка килер дип ышанабыз. Авыл хуҗалыгы күзлегеннән караганда, Урал аръягында 30 мең гектарга якын файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләре, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыкларда пай җирләре бар. Бу яңа проектлар өчен көчле ресурс. Яңа эш урыннары барлыкка килү белән уртача хезмәт хакы да артачак. Аның дәрәҗәсе 70,5 мең сумга җитәргә тиеш, - диде Айрат Фәхретдинов.

Башкортстан Башлыгы кушуы буенча Урал аръягын үстерү стратегияс Русия Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү финанс институтыннан федераль коллегалары ярдәме белән эшләнде. Урал аръягы - зур үсеш потенциалы булган территория. Биредә 310 меңнән артык граждан яши һәм эшли. Хәзер Урал аръягы икътисады 7 меңгә якын кече һәм урта бизнес субъектын берләштерә. 2030 елга аларның саны 1,5 тапкырга артырга тиеш.

Тапшыру барышында Айрат Фәхретдинов Урал аръягын үстерү стратегиясе – документ кына түгел, ә билгеләнгән максатларга адым саен ирешергә мөмкинлек бирүче чын юл картасы, дип сөйләде. Аерым алганда, туризм тармагында туристик проектларның акселераторын булдыру планлаштырыла. Тау сәнәгатендә беренче тапкыр тауда углерод-нейтраль технологияләр кулланылачак. Авыл хуҗалыгында 5 елга кадәр ташламалы шартларда арендага алу өчен 10 гектардан артык җир кишәрлекләре бирү планнары бар.

Бу аерым чаралар гына. Урал аръягын үстерү стратегиясе турында тулырак "Интервью" программасында: https://bash.news/bst/intervyu

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас