+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
19 сентябрь 2022, 10:05

Хезмәт базары тотрыклы булып кала

Башкортстанда хезмәт базары торышы хәзерге вакытта тотрыклы дип бәяләнә.

Хезмәт базары тотрыклы булып калаХезмәт базары тотрыклы булып кала
Хезмәт базары тотрыклы булып кала
Халыкара хезмәтне оештыру (МОТ) методикасы буенча исәпләнгән эшсезлек дәрәҗәсе санкциягә кадәр булган дәрәҗәгә әйләнеп кайтты — 3,6 процент, өстәвенә, үзенең тарихи минимумын кабатлады (язда, санкцияләр кертелгәннән соң, әлеге күрсәткеч 4,1 процент дәрәҗәсенә җитте). Бу хакта бүген оператив киңәшмәдә гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белдерде.

Аның сүзләре буенча, теркәлгән эшсезләр саны - 2,1 мең кешегә, ә теркәлә торган эшсезлек дәрәҗәсе 1,17 проценттан 1,05 процентка кадәр кимегән.

Республиканың 44 муниципалитетында эшсезлек дәрәҗәсе кимү күзәтелә.

Әмма хезмәт базарындагы тотрыклы хәлгә карамастан, Русиягә каршы санкцияләр кертүгә бәйле социаль-икътисади вәзгыять аркасында эшсез калу куркынычы бар. Ләкин монда да уңай күренешләр бар. Аерым алганда, сентябрьдә, июльдәге белән чагыштырганда, эштән азат ителү куркынычы астында калган хезмәткәрләр саны 6,5 мең кешегә кимегән. Бу шартларда мәшгульлек үзәкләре профилактик чаралар үткәрә - эш бирүчеләргә мәшгульлек үзәге белән хезмәттәшлек итү кирәклеге турында хәбәр итә, хезмәткәрләрен эштән азат итү куркынычы булган 634 эш бирүченең һәрберсе белән аерым эшлиләр, шул исәптән аларга вакытлыча хезмәт килешүе буенча хезмәткәрне башка эш бирүчегә күчерү мөмкинлеге турында хәбәр итәләр.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас