+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
22 сентябрь 2022, 08:15

Хезмәт мөнәсәбәтләре законлы булырга тиеш

Ел башыннан икътисадның күләгә секторыннан 13,8 мең хезмәткәр чыккан.

Шулай ук 205 шәхси эшкуар һәм крестьян-фермер хуҗалыгы, шул ук вакытта республика буенча контроль күрсәткеч 80 процентка үтәлгән.

Мониторинг мәгълүматларын Халыкны формаль булмаган эш белән тәэмин итүне киметү һәм Башкортстан территориясендә үз вакытында хезмәт хакын түләү мәсьәләләре буенча республика ведомствоара комиссия утырышы барышында гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры, комиссия рәистәше Ленара Иванова җиткерде.

- Республика буенча легальләштерелгән хезмәткәрләрнең эш урыннарында беркетелүчәнлеге 91,6 процент тәшкил итте (5077 кешенең 4652се). Хезмәт мөнәсәбәтләрен легальләштерү бүген аерым әһәмияткә ия, чөнки бу - республика һәм урындагы бюджетларның керемнәрен тулыландыру өчен мөһим чыганак, аларга хезмәткәр хокуклары гарантиясе турыдан-туры бәйле, - диде министр, 7 ай эчендә төбәктә формаль булмаган мәшгульлекне киметү эшенә йомгак ясап.

Утырышта катнашучылар сүзләренә караганда, формаль булмаган мәшгульлекне киметү эше системалы рәвештә хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләре, башка кызыксынучы яклар белән берлектә дәвам итәчәк.

Хезмәт мөнәсәбәтләре законлы булырга тиеш
Хезмәт мөнәсәбәтләре законлы булырга тиеш
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас