"Бердәм Русия" өлешчә мобилизацияләү буенча чакырылган хәрби хезмәткәрләр өчен кредит каникуллары һәм эш бирүчеләрне аларның эш урыннарын сакларга мәҗбүр итәчәк законнарга төзәтмәләр кертте. Бу хакта партиянең Генераль советы секретаре Андрей Турчак хәбәр итте.
Беренче закон проекты, демобилизациядән соң хәрби хезмәткәр шул ук оешмага һәм контракт буенча хәрби хезмәткә кергәнче яки мобилизация буенча хезмәт иткән вазыйфага кире кайта алачак, дип гарантияли.
"Без тәкъдим иткән үзгәрешләр шулай ук хәрби хезмәттә, хезмәт стажында узган чорны да исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк, хезмәткәрне өстәмә страховкалау, дәүләтнеке булмаган пенсия белән тәэмин итү, социаль-көнкүреш шартларын яхшырту мөмкинлекләрен калдырачак", - дип аңлатты ул.
Моннан тыш, мондый хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары өстәмә гарантияләр алачак.
"Аерым алганда, оешмада штатны кыскартканда эш урынын саклауга өстенлекле хокук. Мондый хезмәткәрләрне эш бирүче артык эшкә җәлеп итә һәм командировкаларга аларның ризалыгыннан башка җибәрә алмый. Без әзерләгән төзәтмәләр якын арада кабул ителәчәк. Эш урыннарын саклау буенча шундый ук үзгәрешләр гражданлык хезмәткәрләренә кагылачак", - дип йомгаклады Андрей Турчак.
Башкортстан парламентында "Бердәм Русия" фракциясе җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов билгеләп үткәнчә, быел яздан махсус операцияләрдә катнашучыларга закон дәрәҗәсендә хәрби хәрәкәтләр ветераннары статусы беркетелгән, шуларның барысы өчен дә ташламалар каралган. Төбәктә федераль ярдәм чараларына өстәмә рәвештә "Һәлак булган (вафат булган) хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларына социаль ярдәм турында" Закон кабул ителде. Аның нигезендә махсус операциядә катнашучыларның гаиләләре, федераль түләүләрдән тыш, республика бюджетыннан икешәр миллион сум акча ала. Закон проекты республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан кертелде. «Бердәм Русия» партиясе аның инициативасын алга җибәрүне тәэмин итте.
“Заманның чынбарлыгын исәпкә алып, без махсус операцияләрдә катнашучыларның һәм мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм итәчәкбез. Хәзерге вакытта безнең фракция махсус операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен төбәк ярдәм чараларын киңәйтү мөмкинлеге турындагы мәсьәләне карый. Сүз хәрби хәрәкәтләр ветераннарының балаларына мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирүне бушлай күрсәтү һәм кайбер башка социаль хезмәтләр күрсәтү турында бара. “Бердәм Русия” фракциясе республика Башлыгының Уфада махсус хәрби операция каһарманнарына һәйкәл ачу турындагы инициативасын хуплый”, - диде Рөстәм Ишмөхәммәтов.
Фото: bashkortostan.er.ru