+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
27 сентябрь 2022, 03:20

"Эш — яшьләргә!"

Башкортстанның 300дән артык предприятиесе һәм оешмасы яшь эш эзләүчеләргә 2,7 меңнән артык вакансия тәкъдим итте, дип хәбәр иттеләр Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында.

"Эш — яшьләргә!""Эш — яшьләргә!"
"Эш — яшьләргә!"
Ведомстволар мәгълүматларына караганда, 4 меңнән артык кеше, шул исәптән республика югары уку йортларын һәм махсус урта уку йортларын тәмамлаучылар, эшкә урнаштыру буенча киң күләмле акциядә катнашкан. "Эш - яшьләргә!" вакантлы эш урыннары ярминкәсе Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылган.

«Чараның мондый форматы эш бирүчеләргә дә, эш эзләүчеләргә дә кирәк. Биредә тәкъдимнәр эш белән тәэмин итү үзәкләре белән уңышлы хезмәттәшлек итүче тикшерелгән эш бирүчеләрдән генә килә. Вакансиягә дәгъва кылучылар эш бирүчегә үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны турыдан -туры бирә, ә предприятиеләр үзләренең кадрлар санын арттыра ала, диде гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова.

Исегезгә төшерәбез, вакансияләр ярминкәсе Уфаның «Арт-Квадрат»ында узды. Биредә карьера консультантлары эшләде, коучинг сессияләре оештырылды, уку буенча федераль операторларга бушлай консультация бирелде.

Эш бирүчеләр арасында телекоммуникация компанияләре, җәмәгать туклануы предприятиеләре, эре сәүдә ритейлерлары, стрит-фуд предприятиеләре, «Русия Студентлар отрядлары»ның Башкортстан республика бүлеге бар. Моннан тыш, яшьләр мәшгульлеге үзәге балигъ булмаган егетләр һәм кызлар өчен вакансияләр тәкъдим итте.

"Вакантлы" ярминкәгә килүчеләр өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең белем бирү мәйданчыклары эшләде, үз эшеңне ачу һәм башкалар буенча консультацияләр уздырылды.

Күләмле акция кунаклары арасында Башкортстан спорт көрәше федерациясе вице-президенты Джефф Монсон да бар иде, ул яшьләрне спорт белән актив шөгыльләнергә өндәде.

Вакансияләр турында актуаль мәгълүматны яшәү урыны буенча мәшгульлек хезмәтенә, шулай ук Төбәк мәшгульлек хезмәтенең интерактив порталына мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас