+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
1 октябрь 2022, 05:10

Асрамага... бабай алам!

Республикада өлкән яшьтәгеләрне гаиләләргә урнаштыру тәҗрибәсе нәтиҗәле файдаланыла.

Асрамага... бабай алам!Асрамага... бабай алам!
Асрамага... бабай алам!
Ялгыз әби-бабайлар күп шул авылларда. Хәер, шәһәрләрдә дә шул ук хәл. Ялгызлыкның никадәр ачы булуын алардан да яхшырак белүче юктыр. Күпләренең балалары да, туганнары да бар. Ләкин алар еракта, карт әти-әниләре янына бик сирәк кайта, үзләренә карауга алмый яисә болары анда бармый. Ә бит өлкән яшьтәге ялгыз кешене хәвеф-хәтәр һәрдаим сагалап тора. Өйдә абынып, егылып ятуың бар – монысы бер. Икенчесе һәм иң куркынычы: алар төрле җинаятьчеләр корбанына әйләнергә мөмкин. Күптән түгел Илеш районында ялгызы яшәгән 95 яшьлек ветеранны үтерделәр. Аның ялгыз икәнлеген үтерүче белгән. Янында берәр туганы булса, ул бу таңда кесәсенә пычак тыгып, ветеран янына акча сорап барыр идемени? Юк, әлбәттә.

Әйе, дәүләт аларны ялгызы калдырмаска тырыша. Үз балаларына кирәк­мәгән әби-бабайлардан да йөз чөерми: халык теленә “картлар йорты” дип кергән учреждениеләрдәге җылы, җыйнак бүлмәләргә урнаштыра. Көн дә сәламәтлеген тикшереп тора, биш тапкыр җылы аш ашата, күңел ачу чаралары үткәрә. Кыскасы, тулыканлы тормыш белән яшәүләрен тәэмин итә.
Ләкин гомерләрен үз өйләрендә үткәргән әби-бабайларның кайберләре хөкүмәт йортында булуын бик авыр кичерә шул. “Оҗмах кебек җирдә торсам да, үз өемнең һәр бүрәнә ярыгын сагынам”, – дигән иде безгә шундый бер йортта яшәүче әбекәй. Сагыну, сагыш, күз яшьләре – бу буынның алыштыргысыз юлдашы. Нишлисең, язмышка күнми чара юк. Балалары юк яисә бик еракта, ә үз-үзләрен карарлык хәлдә түгелләр...
Моннан берничә ел элек республикада менә шундый гаилә җылысын сагынып газапланучы әби-бабайларның гадәти йорт шартларында яшәү мөмкинлеге барлыкка килде. Хәзер аларны берәр гаилә карарга алырга мөмкин. Принцип – балалар йортындагы кебек. Сабыйларга детдомда яшәүгә караганда гаиләдә яхшырак, дип, аларны тәрбиягә бирәләр бит. Монда да шулай. Әби-бабайларга да гаиләдә яшәү уңайлырак та, рәхәтрәк тә. Тагын шунысы: пенсионерларны һәм инвалидларны интернатта яшәтү тәрбиягә алган гаиләгә түләгән пособиегә караганда өч тапкыр кыйм­мәтрәккә төшә. Димәк, дәүләт акчасына экономия дә дигән сүз.
Безнең республикада өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны гаи­ләләргә урнаштыруның яңа формасы 2016 елның 2 декабрендәге “Башкортстан Республикасында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны карауга алган гаиләләр турында” 432-з санлы Закон нигезендә тормышка ашырыла. Закон бу категория кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга, аларны өй шартларында даими карауга, социаль ялгызлыкны кисәтүгә юнәлтелгән.
– Гаиләгә карауга алу – өлкәннәр һәм инвалидлар белән эшләүнең яңа формасы, – диде Республиканың халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ольга Котельникова. – Өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү, интернат-йортларда яшәү белән чагыштырганда, бу төр иң нәтиҗәлесе дә булырга мөмкин, чөнки өлкән яшьтәге кеше, гаиләгә килеп эләккәч, үзенең кирәксез­леге турында уйлаудан туктый. Монда аны үзеннән күпкә яшьрәк кешеләр уратып ала, алар белән ул үзен ышанычлырак тоя, бу исә аның сәламәтлегенә уңай йогынты ясый.
“Уллыкка алынучы” гражданның пенсиясенең 75 процентка кадәр өлеше тәрбиягә алган гаилә бюджетына күчә, 25 процентын пенсионер үзенә калдыра ала. Агымдагы елның апрелендә акчаның ничек тотынылуы өчен исәп-хисап ясауны гамәлдән чыгардылар, тик опекуннар чекларын барыбер җыярга тиеш. Өлкәннәргә опекуннар һәм гаилә әгъзаларына кандидатлар сайлап алуны Республиканың социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәкләре башкара. Бер үк вакытта бер гаиләгә өчтән дә артык кеше алырга ярамый. Шулай ук, пенсионер белән опекун туганнар булырга тиеш түгел.
Опекун гаиләгә ай саен 6200 сум пособие бирелә. Әгәр тәрбияләнүче 80 яшьтән өлкәнрәк, яки I группа инвалиды икән, түләү 30 процентка арта һәм, тулаем алганда, 8 мең сумнан артып китә. Башкортстанда 2017 елдан башлап закон гамәлдә булган чорда 234 гаиләгә 250 әби-бабай урнаштырылган. Бүген андый гаиләләр – 107, аларда 113 кеше яши.
Мондый социаль килешүне хөкем ителмәгән һәм психик авырулары булмаган, тормыш алып барырга сәләтле теләсә кайсы кеше төзи ала. Ялгыз өлкән яшьтәге кешене яисә инвалидны кабул итәргә теләүчеләр психологик яраклылыкка әңгәмә һәм зур булмаган укыту курсын үтәргә тиеш. Аннан соң опека органнары гаилә белән килешү төзи. Ике якның да теләгенә карап, тәрбиягә алынган гаиләдә булу вакыты бер айдан берничә елга кадәр сузылырга мөмкин.
Бүген Чишмә районында һәм Уфада шундый дүрт гаиләдә икешәр кеше яши. Дүртөйле районыннан өч өлкәнне үзенә карауга алган Зөләлә Кадербаева турында республика мәгълүмат чаралары гына түгел, күп кенә федераль мәгълүмат чаралары да язды һәм аның турында телевизион сюжетлар төшерде.
Яшермибез, опекуннар белән әби-бабайлар арасындагы килешүләр таркатыла да ала. Һәркемнең үз холкы, картлык авырулары да үзен сиздерә. Монда аларның ялгыз кешеләр икән­леген аңларга кирәк, күбесеннән туган­нары баш тарткан, һәм бу һәрвакытта да гаиләдәге яшьрәкләрнең каты күңел­лелеге һәм битарафлыгы аркасында килеп чыкмаган. Кайчагында безнең “геройларыбыз” яшь чагында үзләре күп ялгыш гамәлләр кылган, ә балалары аларны кичермәгән. Кыскасы, биш ел эчендә 137 килешү таркатылган, шул исәптән, 90 кеше вафат булу сәбәпле.
Өлкән кешене карауга алу өчен нинди документлар рәсмиләштерергә кирәк­леге турында барлык кызыксындырган мәгълүматны Республиканың ха­лык­ка социаль хезмәт күрсәтү үзәге те­лефоннары аша алырга мөмкин:
7 (347) 286-51-05, 7 (347) 286-21-73. Адресы: Уфа, Менделеев урамы, 136нчы йорт, 2нче корпус.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.
 
Фото: "fotostrana.ru"


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас