+15 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
5 октябрь 2022, 15:31

Табибларның хезмәт хакы арттырылырмы?

Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан сәламәтлек саклау хезмәткәрләрнең хезмәт хакын индексацияләүне һәм окладларны арттыруны күздә тотучы документка кул куелды.

Табибларның хезмәт хакы арттырылырмы?Табибларның хезмәт хакы арттырылырмы?
Табибларның хезмәт хакы арттырылырмы?

Бүген Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының республика оешмасы, Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм "Сәламәтлек саклау һәм иҗтимагый сәламәтлекне оештыру җәмгыяте"нең төбәк бүлеге арасындагы килешү янә бер елга озайтылды. Документта тармак хезмәткәрләренә бирелгән барлык ташламалар һәм гарантияләр сакланды.

- Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының республика оешмасы белән тыгыз элемтәдә торабыз. Безнең өчен Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар сәясәте беренче урында тора. Ведомстволарның тырышлыгын берләштерү тармакның кадрлар потенциалын ныгыту мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, - дип белдерде Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.

- Кул куелган документтагы пунктлар, беренче чиратта, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең хезмәт хакын индексацияләүне һәм окладларны арттыруны күздә тота, - дип сөйләде Русия Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Башкортстан оешмасы аппараты рәисе Рауль Хәлфин.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас